Арча
Татарстандагы шәһәр, Арча районының үзəгe From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Арча (лат. тат. Arça, рус. Арск) — Татарстандагы шәһәр, Арча районының үзəгe.
Халык саны — 20 046 мең кеше (2016).
Remove ads
География
Казансу елгасында урнашкан, Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 65 км ераклыкта тора. Казан — Ижау тимер юлының станциясе.
Тарих
Риваять буенча, Арча XIII гасырда Батый хан тарафыннан нигезләнә. Рус елъязмаларында Арча турында беренче мәртәбә 1497 елда мәгълүмат очрый.
1552 елда руслар тарафыннан алына, 1606 елдан — рус ныгытмасы. 1781 елдан — Казан калгайлыгы Арча өязе үзәге, 1796 елдан — өяз үзәге булмаган шәһәр.
1856 елда Арча шәһәрендә 2 чиркәү, 265 йорт һәм 30 лавка (кибет) булган.
1926 елда Арча шәһәр статусын югалта.
1920—1930 елларда — ТАССРның Арча кантоны үзәге, 1930 елдан Арча районы үзәге булып тора.
Remove ads
Халык
1840[2] | 1866[3] | 1897[4] | 1926[5] | 1939[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 551 | 1 338 | 1 228 | ~2 600 | ~5 200 | 7 519 | 9 329 | 11 376 | 13 938 | 17 211 | 18 114 |
Төп милләтләр:
Икътисад
Кирпеч заводы, крахмал заводы, бәрәңге киптерү заводы, асфальт заводы, төзү материаллар комбинаты, мех фабрикасы, сөт комбинаты.
2006 елда «Милли аяк киеме» ААҖ ябылган.
Мәгариф
- Арча педагогика көллияте
- Арча агросәнәгать һөнәри көллияте
Мәдәният
Монда туганнар
- Шулай ук карагыз: Төркем:Арчада туганнар.
- Равил Айдаров (1950), КДАТУның Архитектура һәм дизайн институты график модельләштерү кафедрасы профессоры.
- Гөлнара Габдрахманова (1971), Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе (2018 елның 4 маеннан). Татарстанның атказанган укытучысы (2016).
- Марат Гатин (1976), Россотрудничество хезмәткәре (2025 елга кадәр), ТР Рәисе ярдәмчесе (2025 елдан).
- Эрнест Дышаев (1938―2017), рәссам-карикатурачы.
- Ленар Сафин (1969), ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры (2010 елның 22 апреленнән).
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Remove ads
Галерея
- Вокзал
- Мәдәният йорты
- Совет мәйданы
- Арча педкөллияте. «Әлифба» музее да шунда урнашкан
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads