Аршин мал алан
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
{{Карточка
|имя =
|стиль_тела = width:20em;
|название =
|стиль_названия =
|вверху = Аршин мал алан
әзери. Arşın mal alan / آرشین مال آلان
|стиль_вверху = background:#DC143C;; color:white; font-size:100%;
|вверху2 =
|стиль_вверху2 =
|изображение = {{#if:|[[Файл:{}|200px|Фотография]]}}
|стиль_изображения =
|подпись =
|стиль_подписи =
|стиль_заголовков = background:#DC143C; color:white;
|стиль_меток = vertical-align:top;
|стиль_текста =
|заголовок1 =
|метка1 = Юнәлеш:
|текст1 = оперетта
|метка2 = Чыганаклары:
|текст2 =
|метка3 = Башлану вакыты һәм урыны:
|текст3 = 1916, Әстерхан
|метка4 = Чәчәк ату чоры:
|текст4 = 1917-1947
|заголовок5 =
|текст6 =
|заголовок7 =
|текст8 =
|заголовок9 =
|текст10 =
|заголовок11=
|текст12 =
}}

«Аршин мал алан», «Аршин мал алан» музыкалы комедиясе — азәрбайҗан композиторы һәм драматургы Гозәер Хаҗибәковның 1913 елда язылган «Аршин мал алан» (әзери. Arşın mal alan / آرشین مال آلان) комедиясе буенча Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куелган спектакль (оперетта, музыкалы комедия). Казандагы премьерасы 1947 елда Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә була.
Remove ads
Тарих


Гозәер Хаҗибәков опереттаны 1913 елда Петербургта укыган вакытта яза. Бакуда спектакль премьерасы 1913 елның 25 октябрендә була.
Татарчага 1916 елда Зәйни Солтанов тәрҗемә итә. Шуннан бирле күпчелек татар театрларының репертуарына керә. Беренче тапкыр татар телендә 1917 елда Әстерханда уйнала. Режиссеры — азәрбайҗан артисты Хөсәен Араблинский, рольләрдә Җәләл һәм Сара Байкиннар уйный.
![]() |
1916 елда тәрҗемә ителеп уйналган шушы музыкалы комедия — бездә (татарча) опереткалар тудыру хәрәкәтен башлап җибәрә, шуның өчен беренче үрнәк булып тора. Бу оперетканы татар сәхнәсенә китереп кертүчеләр дә — артист Җәләл Байкин белән артистка Байкиналар булалар[1] | ![]() |
Remove ads
1947 елгы куелыш
Мәгълүмат
- Режиссеры — Закир Сафин
- Рәссамы — Петр Сперанский
- Дирижеры — Ильяс Әүхәдиев
Рольләрдә
- Әскәр (тенор) — Усман Әлмиев, Фәхри Насретдинов
- Гөлчәһрә (сопрано) — Галия Кайбицкая, Ш. Кутуева
- Асия (сопрано) — Сара Садыйкова, Сабира Зарова
- Тәлли (сопрано) — Мәрьям Рахманкулова, Халидә Зәбирова
- Солтанбәк (бас) — В. Галкин
- Сөләйман (баритон) — Харис Төхфәтуллин
- Җиһан (меццо-сопрано) — Фатыйма Камалова
Remove ads
Эчтәлеге
I пәрдә
Яшь бай улы Әскәр тирән сагышта. Апасы Җиһан моның сәбәбен беләсе килә. Хезмәтче Вәли, белсә дә, әйтә алмый. Әскәрнең дусты Сөләйман аңа өйләнергә киңәш итә. Әскәр риза, ләкин кызны күрмичә, холкын белмичә, өйләнәсе килми. Җиһан кыз яучыларга да риза. Сөләйман Әскәргә, киемен алыштырып, аршин малчы булырга киңәш бирә.
II пәрдә
Бөлгән бай Солтанбәк кызы Гөлчәһрә күңелсез, кайгылы җыр җырлый. Кыз туганы Асия да, хезмәтче кыз Тәлли дә күңелсезлекнең сәбәбен аңламыйлар. Солтанбәккә 50 яшь, хатыны үлгәннән соң, үзен боек хис итә. Яңа хатынга өйләнергә акчасы юк. Бер тол хатын булса да ярар иде, дип чыгып китә. Урамнан «Аршин мал алан» дигән тавыш керә. Кызлар тауар карый. Аршин малчы (Әскәр) кызларны күзәтә, күзе Гөлчәһрәгә төшә. Алар арасында мәхәббәт уты кабына.
III пәрдә
Җиһан, Әскәрнең күңеле Гөлчәһрәдә икәнен белеп, Солтанбәк белән сөйләшеп карарга була. Солтанбәкнең күзе Җиһанга төшә. Гөлчәһрәне Әскәргә сорагач, Солтанбәк Җиһанны куып чыгара: кызын аршин малчыга бирәсе килми. Солтанбәк Гөлчәһрәне аңа бирсә, Әскәр апасы Җиһанны Солтанбәккә бирергә риза. Солтанбәк ризалашмый. Солтанбәк янына күптәнге танышы булган Сөләйман китә, исемен әйтмичә, бай дустына кызын сорый. Солтанбәк аңа ышана, Гөлчәһрәне кияү йортына озату ягын карый. Сөләйманның Асиягә күзе төшә.
IV пәрдә
Гөлчәһрәне кияү йортына ябып куялар. Ул нишләргә белми, хәтта үзен-үзе үтерергә дә риза. Чадрадан элмәк әзерли, шул вакыт «Аршин мал алан» дип әйтеп, Әскәр килеп керә. Гөлчәһрә Әскәргә: «Әйдә, качыйк», - ди. Әскәр: «Нигә качарга? Үз йортыбыз бит», - ди. Барысы да аңлашыла. Җиһан Солтанбәккә чыгарга риза була. Сөләйман Асиягә өйләнә. Вәли генә күңелсез. Тәллидән: «Син Вәлигә чыгарга ризамы?» - дип сорыйлар. Икесе бергә: «Без бер-беребезне күптән яратышабыз»,- диләр. Шулай итеп, барысы да парлашып бетә. Пәрдә шатлыклы җыр-бию белән ябыла.

Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads