Әзербайҗан

From Wikipedia, the free encyclopedia

Әзербайҗан
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Әзербайҗан (рәсми исем Әзербайҗан Республикасы яки Әзербайҗан җөмһүрияте, әзери. Azərbaycan Respublikası, آذربایجان جمهوریتی) — Кавказ арты регионының көнчыгыш өлешендә, Каспий диңгезенең көнбатыш ярында урнашкан дәүләт.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Төньякта Россия (Дагстан) һәм Гөрҗистан (Квемо-Картли һәм Кахети) белән, көнбатышта Әрмәнстан һәм көньякта Иран белән чиктәш. Әзербайҗанның эксклавы булган Нахчыван Автономияле Республикасы төньякта Әрмәнстан, көньякта Иран һәм көнбатышта Төркия белән чиктәш.

Әзербайҗан территориясенең бер өлеше танылмаган Таулы Карабаг Республикасы, бер өлеше (Кәрки, Бархударлы, Югары Әскипара) Әрмәнстан контроле астында. Үз чиратында Әзербайҗан Әрмәнстан территориясендәге Арцвашен эксклавын контроль астында тота.

Башкаласы — Бакы шәһәре.

Remove ads

География

Thumb

Чиктәшлек

Подробнее Як, Ил ...

Әзербайҗан төньяктан Кавказ таулары белән читләнгән. Әзербайҗанның төп өлеше Зур Кавказ һәм Кече Кавказ таулары көньяк-көнчыгыш өлешләрендә урнашкан. Көньякта Урта Аракс түбәнлеге һәм аның көньяк тармагы бар, көньяк-көнбатышта исә Талыш таулары урнашканнар.Каспий диңгезенең ярлары аз ергаланган. Яр сызыгы озынлыгы якынча 800 километрны тәшкил итә. Эре ярымутраулары — Апшерон, Кура борыны, Сара; култыклары — Апшерон, Кызылагач, Бакы култыкчасы; эре утраулары — Артём, Жилой.

Климат

Әзербайҗан, күбесенчә субтропик зонада булса да, анда шулай ук коры вә дымлы субтропик климатыннан алып тау тундрасы климатына кадәр булган климатны очрашырга мөмкин. Июльнең уртача температурасы — 25–27 °C, гыйнварныкы — түбәнлекләрдә 0 дан +3 °C ка кадәр, тауларда — −10 °C ка кадәр. Иң эссе температура — 40–43 °C, иң суык температура — −33 °C.

Явым-төшемнәр үтә тигезсез бүленгәннәр. Еллык явым-төшемнәр күләме — 200 дән 1800-гә кадәр мм.

Һидрография

Әзербайҗан территориясы буйлап 8400 елга ага, алардан 850 елганың озынлыгы 5 км артык. 24 елганың озынлыгы 100 км артык.

Эре елгалар — Күрә (Күр) вә аның төп кушылдыгы — Аракс. Якынча 250 күл бар (иң эреләр — Гаҗикабул һәм Бөекшур). Туфрагы — болын соры, тозлы, болын сазлык һ.б.

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы

Үсемлекләр дөньясы күптөрлеле — 4100 төрдән артык. Түбәнлекләрне чүл вә ярымчүл үсемлекләре, күбрәк куаклыклар, Кура-Аракс түбәнлегенең тозлы җирләрендә тозлак үләне киң таралган, тау итәкләрендәге тигезлекләрдә әрем һәм әрем-кылган үсә.

Урманнар мәйданы 1146 мең гектар. 2200–2500 м биеклекләрдә субальп вә альп болыннар бар. Хайваннар дөньясы төрле-төрле: сөйрәлүчеләр, кимерүчеләр, кыргый дуңгыз, нутрия, янутсыман эт, җәйран, барс, аю, кыргавыл, кәклик, каз һәм үрдәксыманнар. Каспий диңгезе вә Кура елгасы балыкларга (сөләйман, мәрсин, укбаш, кырпы балыклары) мул. Закаталы, Турианчәй, Кызылагач, Ширван һ.б. тыюлыклар бар.

Remove ads

Тарих

Әзербайҗан палеолит дәвереннән кешеләр яшәве мәгълүм. Борынгы заманнарда хәзерге Әзербайҗан җирләрендә яшәгән күп кенә кабиләләр (каспийлар, кадусыйлар, албаннар) тарихи үсеш процессында кабилә иттифакларына берләшеп, соңрак беренче дәүләт берәмлекләргә нигез булганнар. Безнең эрага кадәр IX гасырында Мана патшалыгы, ә б.э.к. VII гасырның азагында Мидия дәүләте барлыкка килде. Б.э.к. VI гасырында хакимият Ахәменидләр кулына күчте. Бу дәүләтне Искәндәр Зөлкарнәйн чирүе тар-мар иткәч, Атропатена дәүләте барлыкка килде. Б.э.к. III–II гасырларда хәзерге Азәрбайҗан җирләре Кавказ Албаниясе исеме астында мәгълүм булганнар.

Урта гасырлар

VIII гасыр башында Әзербайҗан Гарәп хәлифлеге кулына күчте, ислам дине тарала башлады. XI гасырның уртасында Әзербайҗанга сәлҗүкләр басып керә. 12 гасырда Бөек Сәлҗук дәүләте үз көчен югалткан, Илдегезидләр дәүләте барлыкка килгән. XIII гасырның башында ул Харәзмшаһлар тарафыннан юк ителгән. Якынча шул ук вакытта, Әзербайҗанга монголлар, XIV гасырның азагында Әмир Тимер гаскәрләре басып кергәннәр. XIV–XV гасырларда Ширваншаһлар патшалыгы көчәйде. Кара куюнлылар вә Ак куюнлылар дәүләтләре барлыкка килделәр. Сәүдә үсеш алды. Сәфәвиләр дәүләте (XVI гасыр) дәверендә халык хуҗалыгынең һәм мәдәниятенең күтерелүе булганн. Шаһ Әббас ІІ (1587–1629 елларда хакимлек иткән) Сәфәвиләр дәүләте башкаласының Ирандагы Исфаһанга күчереше нәтиҗәсендә Әзербайҗан Иранның чик өлкәсенә әверелгән. 

Thumb
АХҖ тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан Париж тынычлык конференциясендә тәкъдим ителгән АХҖ харитасы (1919 ел)[29]

Яңа вакыт

XVIII гасыр башында Кавказ артына ия булу өчен Госман империясе һәм Иран арасындагы көрәш көчәйде. XIX гасырда шул көрәшкә Россия империясе дә кушылган. 18051813 һәм 18261828 еллардагы РоссияИран сугышлары нәтиҗәсендә Әзербайҗанның зур өлеше Россия составына керде. Россия белән Иран арасындагы Гөлстан шартнамәсе нигезендә билгелнгән Әзербайҗанның көньяк чикләре хәзер дә гамәлдә тора.  

1917 елның ноябрьдә шура хакимияте урнаштырылган. 1918 елның Кавказ арты демократик федератив республикасы барлыкка килгән, әмма ул, милләтара каршылыклар булуы сәбәпле таркалды һәм 1918 елның 28 маенда Әзербайҗан Республикасы игълан ителде. 1920 елның 27 апрелендә Әзербайҗанга Кызыл Гаскәр өлешләре бәреп керә һәм икенче көнне Әзербайҗан Совет Социалистик Республикасы игълан ителде.  

1922 елның 12 мартында Әзербайҗан Кавказ арты Совет Федератив Социалистик Республикасы (ЗСФСР), соңрак, ул юкка чыгарылгач (1936), союздаш республика сыйфатында СССР составына кертелде. 1991 елның февралендә исеме Әзербайҗан Республикасы итеп үзгәртелде. 1991 елның 30 августында Әзербайҗанның Югары Шурасы дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларацияне кабул иткән. 1988 елда Таулы Карабаг сәбәпле Әзербайҗан һәм Әрмәнстан арасында килеп чыккан низаг кораллы бәрелешләргә әйләнеп китте. 1994 елның маеннан вакытлы солых төзелә, мәсьәләне тыныч хәл итү турында бәхәсләр башланды.  

Remove ads

Халык

Подробнее Милләт, Халык саны ...

Татарлар

Тарихы

Азәрбайҗан җиренә татарлар XIX гасырның 1 нче яртысында килеп урнаша башлыйлар. XIX–XX гасырларда Бакы нефть-газ ятмалары сәнәгый районында эш башлангач, 1920–1930 еллардагы ЯИС, сәнәгатьләштерү һәм күмәкләштерү чорында монда Идел-Урал төбәгеннән халык күпләп килеп урнаша. Азәрбайҗанда Кавказдагы иң зур татар җәмгыяте (1989 елгы халык исәбе буенча — 28 019 кеше) барлыкка килә. Татарларның 98%ы — шәһәрләрдә, шул исәптән Бакыда 24,3 мең кеше яши. 1970-еллар ахырыннан татар халкы кими бара, 1990-еллар башында эмиграция массакүләм төс ала. Татарларны һәм Татарстанны Азәрбайҗан белән тарихи, сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни һ.б. элемтәләр бәйләп тора. Борынгы татар әдәбиятына Низами Ганҗәви иҗаты, яңа чор татар шагыйрьләренә (С. Рәмиев, Н. Думави һ.б.) С. Нәсими әсәрләре сизелерлек йогынты ясый. 1906 елда Санкт-Петербургда татар һәм азәрбайҗан телләрендә «Дума» газетасы нәшер ителә. 1908 елда Кавказда Г. Кариев җитәкчелегендә составында Азәрбайҗан әртисләре, репертуарында Азәрбайҗан авторларының пьесалары да булган татар театр труппасы гәстрүлләре булып үтә. ССРБ төзелгәч, Татарстан белән Азәрбайҗан арасындагы традицион мәдәни һәм хуҗалык-икътисади бәйләнешләр тагын да үсә. Азәрбайҗан һәм татар галимнәре уртак тырышлыгы белән гарәп язуыннан латин графикасына күчүнең төп мәсьәләләре хәл ителә, Бакының фәнни институтлары һәм югары уку йортларында атаклы татар галимнәре Г.С. Гобәйдуллин, С.А. Габдерәшитов, Х.И. Әмирханов һ.б.; М. Азизбәков исемендәге Азәрбайҗан театрында СССРның халык артисты М. Й. Даутова эшли. 1930–1938 елларда Бакыда атна саен татарча «Бакы эшчесе» газетасы нәшер ителә. 1940-елларда Азәрбайҗан Татарстанның нефть сәнәгате өчен кадрлар әзерләү үзәге була. Татарстан нефть машиналары төзү институты Азәрбайҗан нефть машиналары төзү фәнни-тикшеренү һәм проект-конструкторлык институтының Казан филиалы буларак оештырыла.

Хәзерге торышы

1993 тән Бакыда ТРның Азәрбайҗандагы тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли; «Туган тел» татар мәдәни җәмгыяте (1990 нан), «Азәрбайҗан татар җәмгыяте» (1996дан), «Азәрбайҗан-Татарстан» татар җәмгыяте гамәлдә. Ш. Мәрҗани исемендәге Татар хәйрия фонды бар. Казанда «Азәрбайҗан» милли-мәдәни автономиясе (2000 нән) эшли.[36]

Зур шәһәрләр

Кыска фактлар Урын, Шәһәр ...


Remove ads

Идарә-җир төзелеше

Thumb
Азәрбайҗан идарә-җир төзелеше

Административ ягыннан Азәрбайҗан территориясе 66 районга, 12 республика карамагындагы шәһәргә һәм 1 автономияле республикага (Нахчыван Автономияле Республикасы) бүленә.

1. Абшерон районы
2. Агҗабәди районы
3. Әгъдам районы[39]
4. Агдаш районы
5. Акстафа районы
6. Аксу районы
7. Ширван
8. Астара районы
9. Бакы
10. Белокан районы
11. Бәрдә районы
12. Бейләгән районы
13. Биләсуар районы
14. Җәбрәил районы[37]
15. Җәлиләбад районы
16. Дашкәсән районы
17. Шабран районы
18. Фүзули районы[39]
19. Гәдәбәй районы
20. Гәнҗә
21. Горанбой районы
22. Гөйчәй районы
23. Хаҗикабул районы
24. Имишли районы
25. Исмаиллы районы
26. Кәлбәҗәр районы[37]
27. Күрдәмир районы
28. Лачын районы[37]
29. Ләнкәрән районы
30. Ләнкәрән
31. Ләрик районы
32. Масаллы районы
33. Мингечаур
34. Нафталан
35. Нефтчала районы

36. Угыз районы
37. Гәбәлә районы
38. Кахский районы
39. Казах районы
40. Гобустан районы
41. Куба районы
42. Кубатлы районы[37]
43. Кусар районы
44. Саатлы районы
45. Сабирабад районы
46. Шәки районы
47. Шәки
48. Сальян районы
49. Шамахы районы
50. Шәмкир районы
51. Самух районы
52. Сиязән районы
53. Сумгает
54. Шуша районы[37]
55. Шуша[37]
56. Тәртәр районы
57. Товуз районы
58. Уҗар районы
59. Хачмаз районы
60. Ханкәнде[37]
61. Ханлар районы
62. Хызы районы
63. Хоҗалы районы
64. Хоҗавәнд районы[37]
65. Ярдымлы районы
66. Евлахский районы
67. Евлах
68. Зәңгелән районы[37]
69. Закаталы районы
70. Зардаб районы

Нахчыван Автономияле Республикасы:

1. Бабәк районы
2. Җүлфә районы
3. Кәңгәрле районы
4. Нахчыван

5. Ордубад районы
6. Сәдәрәк районы
7. Шаһбуз районы
8. Шәрүр районы

Remove ads

Икътисад

Азәрбайҗан — сәнәгый-аграр дәүләт. Нефть, тимер руда, алунит чыганкалары бар; күкерт колчеданы, барит, кобальт, молибден, мышаяк һ.б. сәнәгый юл белән чыгарыла лар. Тулаем эчке продутындңа сәнәгатенең өлеше өлеше 54,2 %, авыл хуҗалыгының өлеше 26,1 %.

Сәнәгатенең төп тармаклары: нефть, газ, химия, машиналар төзү, металл эшкәртү, төзелеш материаллары һәм электр энергетикасы. Җиңел һәм азык-төлек сәнәгатләре дә шулай ук үсеш алганнар. Нефть Апшерон ярымутравыннан, Кура-Аракс түбәнлегеннән һәм Каспий диңгезеннән чыгарыла. Нефть-газ чималы нигезендә химия һәм нефть химиясе сәнәгате минирәл ашламалар, күкерт әчелеге, каустик сода, синтетик каучык, шиннар һ. б. продуктлар эшләп чыгарылалар. Машиналар төзү ва металл эшкәртү, гомумән, нефть сәнәгате өчен машина, җайланмалар, электр двигателлар, трансформаторлар, кабель, радиоэлектрон аппаратлар, җиһазлар эшләп чыгаруга махсуслаштырылган. Авыл хуҗалыгы машиналар төзү, көймәләр төзү, азык-төлек сәнәгате өчен әсбап-җиһазларны эшләп чыгару үсеш алган (Бакы, Гәнҗә, Мингечаур, Хәнкәнди, Нахчыван, Куба).

Remove ads

Транспорт

Тимер юллар онзынлыгы — 2 мең километрдан артык, автомобиль юллары озынлыгы як. 36,7 мең км, шуларның 32 мең км каты түшәмәле. Диңгез транспортының әһәмияте зур. Төп порты булы Бакы санала. Бакы — Төрекмәнбашы диңгез борамы бар. Көймәләр йөрешле елгасы — Кура елгасы. Бакы — Батуми һәм Әли-Бәйрәмле (Ширван) — Бакы нефть үткәргече, Каратау — Акстафа, Каратау — Сумгает газүткәргечләре бар. Бакыда метрополитен төзелгән.

Remove ads

Дәүләт төзелеше

Азәрбайҗан — республика. Дәүләт башлыгы — президент. Ул гомумхалык тавыш бирү юлы белән биш елга сайланыла. Канунбирү хакимиятне парламент (Милли мәҗлес), башкарма хакимиятне Вәзирләр Кабинеты гамәлгә ашыра.

Азәрбайҗан президентлары:

Remove ads

Дин

Азәрбайҗан Конституциясенең 7нче статьясы нигезендә, ил дөньяви дәүләт дип игълан ителгән. 19нчы статьяда диннең дәүләттән аерылуы һәм закон каршында барлык диннәрнең тигезлеге, шулай ук дәүләт мәгариф системасының дөньяви характеры турында әйтелгән. 2010 елгы сораштыруда азәрбайҗаннарның яртысы гына: «Дин сезнең көндәлек тормышыгызның мөһим өлеше булып торамы?» — дигән сорауга уңай җавап биргән. Ислам илнең сәяси өлкәсендә чикләнгән роль уйный. Азәрбайҗан парламенты чит илдә дини белем алган затларга Азәрбайҗанда ислам йолаларын гамәлгә ашыруны, шулай ук мәчетләрдән башка урыннарда дини атрибутиканы, флагларны һәм лозунгларны күрсәтүне тыючы законнар кабул иткән. Гашура гамәлләре шулай ук тыелган. Азәрбайҗан хөкүмәте чит илләрдә барган сугышларда катнашучы азәрбайҗанлыларны гражданлыктан мәхрүм итү турында закон кабул иткән[40]. Рәсми мәгълүматлар буенча, Азәрбайҗан халкының (10 047 мең кеше) 96,90 % ы (9 735 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[41]. Азәрбайҗан мөселманнарының 85 % ы шигыйлар (җәфәрлек мәзһәбе), 15 % ы (кайбер чыганакларда: 35 — 40 % ы[42]) сөнниләр (хәнәфи мәзһәбе). Азәрбайҗан, Ираннан соң, шигый халкы саны буенча дөньяда икенче урында тора. Баку һәм Ленкорань тирәсендәге авыллар шигыйлыкның үзәге булып санала. Илнең кайбер төньяк төбәкләрендә сәләфилек хәрәкәте берникадәр таралыш алган. Ил халкының 4 % ы — башка диннәр вәкилләре (Христианлык, яһүдиләр, Һинд дине, бәһаи һ. б.), атеистлар һәм агностиклар. Хәзерге вакытта Азәрбайҗанда 2246 мәчет, 13 чиркәү һәм 7 синагога бар.

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads