Ачыкорлыклылар
орлыклы үсемлекләр төркеме From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ачыкорлыклы үсемлекләр (лат. Gymnospérmae, Pinophуta) — орлыклы үсемлекләрнең өске девонда, якынча 370 млн ел элек барлыкка килгән борынгы төркеме. Төньяк ярымшарда киң таралганнар.
Атамалары төп сыйфатларын ассызыклый: орлык яралгылары һәм алардан үскән орлыклар, ябыкорлыклылардан аермалы буларак, йомык капчыкка урнашмаганнар. Чәчәкләре юк. Җимшән гадәттә бер яки берничә орлык утыра торган гади тәңкәдән гыйбарәт, ә кайвакыт ул тәңкә дә үсеш алмый.
«Gymnospérmae» терминын 1825—1827 елларда шотланд ботанигы Робертом Броуном («броун хәрәкәтен» ачучы) тәкъдим итә[3], ул беренче булып ачыкорлыклылар белән ябыкорлыклыларның принципиаль аермалыкларына игътибар итә. Русча терминны, ихтимал, профессор А. Н. Бекетов[4] керткән.
Бүгенге көндә 1100 төрне үз эченә алалар.
Remove ads
Гомуми тасвирлама
Берничә классны берләштерә; ылыслылар классы аеруча киң таралган. Ылыслыларның барлык төрләре дә диярлек агачлар. Сабакларының аркылы кисемендә юка кабыгы, нык үсеш алган үзагачы һәм тулы үсеш алмаган үзәге аерылып тора. Ачыкорлыклылар үзагачы нигездә трахеидлардан гыйбарәт. Күп төрләренең кабыгында һәм үзагачында сумала, эфир майлары һ.б. матдәләр белән тулган каналлар бар. Ылыслыларның күпчелеге каты яфраклы, энәсыман һәм уңайсыз һава шартларында да коелмый.
Remove ads
Кулланылыш һәм таралу
Татарстанда өч семьялыкка кергән үсемлекләр – наратчалар (нарат, чыршы, ак чыршы, карагай), кипарисчалар (артыш) һәм кызылчалар (дала кура җиләге) очрый.
Декоратив үсемлекләр.
Ылыслыларның үзагачы – төзү материалы, кәгазь җитештерү өчен чимал.
Медицинада нарат бөреләре, ак чыршы мае кулланыла.[5]
Ачыкорлыклы үсемлекләрнең классификациясе

Ачыкорлыклыларны элек орлыклы үсемлекләр арасында (Spermatophyta төркеме, 1882—1952), соңрак көпшәле үсемлекләрдә (Tracheophyta төркеме, 1950—1981) махсус Gymnospermae классына керткәннәр. Бу класс ылыслылар һәм аларга охшаш берничә казылма төрне үз эченә ала торган була.
Ачыкорлыклылар башка югары үсемлекләрдән (абагасыманнар һәм чәчәклеләр) аерылып торуларына карамастан, казылмалар озак вакыт дәвамында чәчәклеләрнең ачыкорлыклардан килеп чыгуына дәлил булып саналалар. Шунлыктан таксон парафилетик булып чыга (хәзерге кладистика монофилетик — бер ата-бабадан килеп чыккан, шул затның барлык нәселен берләштерүче таксоннарны гына кабул итә). Кайбер ДНК тикшеренүләре аларның, ихтимал, монофилетик төркем булуларын раслый[6].
Бүгенге көн ачыкорлыклыларын бер рангның биш таксонына бүләләр (заманча басмаларда мондый ранг буларак күбесенчә класс кулланыла), шул ук вакытта чәчәкле булмаган дүрт төркемне чәчәклеләрдән аеру өчен «ачыкорлыклылар» терминын кулланалар, тик бу очракта аны таксон буларак карамыйлар[6]:
- Гингколар классы (Ginkgoopsida)
- Гнетопсида классы (Gnetopsida)
- Саговниклар классы (Cycadopsida)
- Ылыслылар классы (Pinopsida)
Бүгенге флора ачыкорлыклыларының соңгы классификациясе Christenhusz et al. (2011) хезмәтендә урын алган.[7] Анда 1080 төр һәм 83 ыругны берләштергән 12 семьялык күрсәтелгән. (Christenhusz & Byng 2016[8]).
Cycadidae асклассы
- Cycadales тәртибе
- Саговниклар семьялыгы: Cycas
- Замиацея семьялыгы: Dioon, Bowenia, Macrozamia, Lepidozamia, Encephalartos, Stangeria, Ceratozamia, Microcycas, Zamia.
Ginkgoidae асклассы
- Гинкголар тәртибе
- Ginkgoaceae семьялыгы: Ginkgo
Gnetidae асклассы
- Вельвичияләр тәртибе
- Вельвичияләр семьялыгы: Welwitschia
- Gnetales тәртибе
- Gnetaceae семьялыгы: Gnetum
- Ephedrales тәртибе
- Ephedraceae семьялыгы: Ephedra
Pinidae асклассы
- Наратлар тәртибе
- Araucariales тәртибе
- Араукарияләр семьялыгы: Araucaria, Wollemia, Agathis
- Подокарплар семьялыгы: Phyllocladus, Lepidothamnus, Prumnopitys, Sundacarpus, Halocarpus, Parasitaxus, Lagarostrobos, Manoao, Saxegothaea, Microcachrys, Pherosphaera, Acmopyle, Dacrycarpus, Dacrydium, Falcatifolium, Retrophyllum, Nageia, Afrocarpus, Podocarpus
- Cupressales тәртибе
- Сциадопитислар семьялыгы: Sciadopitys
- Кипарисчалар семьялыгы: Cunninghamia, Taiwania, Athrotaxis, Metasequoia, Sequoia, Sequoiadendron, Cryptomeria, Glyptostrobus, Taxodium, Papuacedrus, Austrocedrus, Libocedrus, Pilgerodendron, Widdringtonia, Diselma, Fitzroya, Callitris (Actinostrobus һәм Neocallitropsis кертеп), Thujopsis, Thuja, Fokienia, Chamaecyparis, Callitropsis, Cupressus, Juniperus, Xanthocyparis, Calocedrus, Tetraclinis, Platycladus, Microbiota
- Тисчалар семьялыгы: Austrotaxus, Pseudotaxus, Taxus, Cephalotaxus, Amentotaxus, Torreya
Ачыкорлыклыларга шулай ук берничә юкка чыккан төркемне дә кертәләр, алар арасында:
Remove ads
Бүгенге ачыкорлыклылар
Бүгенге көндә бик аз төрләре сакланган. The Plant List (2013) мәкълүматы буенча —1100 тирәсе[11]), бары тик ылыслылар вәкилләре кайбер урыннарда киң таралуга ирешә[6].
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads