Чыршы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Чыршы
Remove ads

Чыршы (Picea) — наратчалар семьялыгыннан мәңге яшел агачлар ыругы[10]. 50гә якын төре билгеле, кабыгының төзелеше, ботаклану тибы, ябалдашының формасы һ.б. буенча һәрберсенең берничә формасы бар, күбесенчә Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар. ТР территориясе 2 төрнең: гади чыршы яки Европа чыршысы (Р. abies, яки P. excelsa) һәм Себер чыршысының (P. obovata) интрогрессив гибридлашу зонасында урнашкан.

Кыска фактлар Чыршы, Халыкара фәнни исем ...

Чыршыны кайбер канатлы (күбәләк кебек) бөҗәкләрнең личинкаларны ашату өчен кулланалар.

Галимнәр көнбатыш Швейцария тауларында 9 550 еллык чыршыны тапканнар, аның иң борынгы тере агачларның берсе булуы фаразлана[11].

Remove ads

Ареал

Thumb
Чыршы күркәләре

Чыршы ялангач орлыклы үсемлекләр вәкиллегенә карый. Чыршы урманнары Россиядә зур мәйданны биләп тора. Күләгәгә чыдам токым. Ул туклыклы матдәләргә бай дымлы туфракларда яхшы үсә.

Иң киң таралган төр — Аурупа чыршысы, яки гади чыршы (Picea abies), бу төр урта Европада, Финляндиядә, Россиянең бөтен Себер һәм Аурупа өлешен каплый.

Көнчыгыш Себердә, Уралда һәм аларга якын территорияләрдә Себер чыршысы (Picea obovata) үсә.

Кавказда Көнчыгыш чыршы (Picea orientalis) таралган.

Россиянең далалы өлешендә Ак чыршы (Picea glauca) үсә.

Чыршы төрләре Кытайда, Себердә һәм Төньяк Америкада очрый.

Татарстанның Кама алдында, Кама аръягының төньяк-көнчыгыш, шулай ук Идел алдының төньяк өлешләрендә үсә. Чыршыдан гына торган, башка ылыслы (нарат, ак чыршы), вак яфраклы (каен, юкә, усак) һәм каты яфраклы (имән) агач токымнары үскән катнаш урманнарда таралган. Чыршылыклар 63,7 мең га, яисә урман белән капланган гомуми мәйданның 7,3 % ын алып торалар.

Remove ads

Ботаник тасвирлама

Агачның биеклеге 30 м га, диаметры 1 м га кадәр. Тамыр системасы җир өслегенә якын. Ябалдашы куе, конуссыман. Ылысы каты, чәнечкеле, дүрт кырлы; агачта 5-7 ел тора. Ана чәчәкләре (күркәчекләр) кызыл-яшел төстә, берле, ябалдашының өске өлешендәге ботакларның очларында формалашалар; ата чәчәкләр — саргылт вак башакчыклар (серкәлек) кәүсәнең урта өлешендә. Себер чыршысы гади чыршыдан иенке берьеллык ботаклары, тәңкәчекләре бөтен читле кечкенә күркәләре белән аерыла. Орлыклары көрән төстә, 3-4 мм озынлыкта, канатчалы, чәчәк аткан елында сентябрь-ноябрьдә өлгерәләр. Күркәләре цилиндр-, озынча йомыркасыман формада, ачыклыкта үскән чыршыда 10-15, агачлар арасындагыда 25-30 елдан соң күренәләр. Орлыктан, бик сирәк кенә үрентеләрдән үрчи. Чыршы күләгәгә, суыкка чыдам, әмма яшь вакытта язын соңгы кыраулардан зыян күрә. 250—300 ел яши[12].

Remove ads

Агач материаллары

Thumb
Чыршы тактасы

Чыршы кәгазь җитештерүдә мөһим материал булып тора, аннан эшләнгән кәгазь бик нык. Төзелештә кулланылган агачлар рәтенә керә, самолетларда, музыкаль уен коралларында кулланыла. Чыршыдан ясалган материаллар череми, һәм агачның үзендә бөҗәкләр булмаганда, аны төзелештә кулланырга тәкъдим итәләр. Әмма ул ныклы материал түгел, җиңел сына.

Азык-төлек һәм медицина

Орлыклары урман кошларына һәм тиеннәргә, тычканнарга азык булып тора. Чыршыдан медицинада кулланыла торган эфир майлары һәм чыршы скипидары җитештерелә.

Элек чыршының сумаласын сагыз итеп чәйнәгәннәр. Энәләрендә күп кенә С витамины бар. Кабыгы — дуплау матдәләре чыганагы.

Башка төр куллану

Thumb
Чыршы энәләре

Чыршының кайрысыннан канифоль, агачыннан метил спирты, уксус, дегет ясала.

Төньяк Америкада яшәүче индеецлар чыршының нәзек тамырларыннан кәрзиннәр үргәннәр.

Бу агач кыш һәм җәй яшел булганга, бакчаларда утыртыла. Юл буйларына аны җил каплау, иген кырларында кар тоту өчен чәчәләр. Яңа ел бәйрәмендә (раштуа) өйдә чыршы бизиләр. Чәнечкеле чыршы (P. pungens), аеруча ылыслары балавызлы зәңгәрсу яки көмешсыман куныклы булган формасы шәһәрләрне яшелләндерүдә файдаланыла.

Remove ads

Моны да карагыз

  • Ак чыршы

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads