Аэроэкспресс (Казан)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Аэроэкспресс (Казан)
Remove ads

Аэроэкспресс (tat.lat. Aeroekspress (Qazan)(үле сылтама)) – Казан-1 тимер юл вокзалы һәм Казан Халыкара аэропорты арасында тиз йөрешле тимер юл сызыгы. ООО «Аэроэкспре́сс» – Россия транспорт ширкәте, Мәскәү, Сочи, Владивосток, Казан шәһәрләре аларның аэропортлары белән шәһәртирә поездлары ярдәмендә тоташтыра.

Кыска фактлар Ил, Шәһәр ...

2013 елның 22 маенда ачылды.

Казан Аэроэкспрессы белән Казан-1 тимер юл вокзалыннан Казан Халыкара аэропортына кадәр 20-25 минуттан барып җитеп була. Хәзер маршрутта Siemens ширкәтендә җитештерелгән "Карлыгач" («Ласточка») поезды йөри. Иң зур юл тизлеге 140 км/сәг (поезд үзлеге – 160 км/сәг).

Казан-1 вокзалы һәм Казан һава аланы арасында тимер юл тукталышлары: «Вахитово», «Комбинат», «Юбилейлы», «Каенлык», «Баганалар (Столбищи)» бар. Аэроэкспресс тукталышсыз йөри, ләкин киләчәктә электропоездлар арадагы тукталышларда тукталачак.

Юл бәясе: стандарт – 200 сум, бизнес-класс – 400 сум, бала өчен – 75 сум.

Казан Халыкара Аэропортында махсус ябык Аэроэкспресс тукталышы траволаторлар, лифт белән ясалган. Аэроэкспресс тукталышыннан аэропорт теркәлешенә ябык юлы буенча барып була.

Remove ads

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads