Балыкчы карчыга

From Wikipedia, the free encyclopedia

Балыкчы карчыга
Remove ads

Балыкчы́ карчыга́ (лат. Pandion haliaetus) — лачынсыманнар отрядыннан зур ерткыч кош. Балыкчы карчыга кошлар гаиләнең бердәнбер төр.

Кыска фактлар Балыкчы карчыга, Кыскача исем ...

Бөтен җир шарында диярлек (Африка һәм Көньяк Америка тропикларында гына юк) таралган. Татарстан территориясендә зур сулыклар янында яши. Күчмә кош. Апрельнең икенче яртысында очып килә.

Гәүдәсенең озынлыгы 60 см га кадәр, ана кош 2 кг га кадәр, ата кош 1,5 кг га кадәр авырлыкта. Канатлары тар, канат җәеме 1,3 м чамасы. Каурыйлары тыгыз, өстән кара көрән төстә, астан бүксәдән түшенә таба кара сызык сузылган саргылт ак төстә; башы ак диярлек. Баш артында очлы, каурыйлы зур булмаган бүреге бар. Көчле аяклы, озын тырнаклары бөгелгән. Бармакларының аскы ягы киртләч. Аякларының шундый булуы табышны җитез эләктереп алу һәм нык тоту мөмкинлеге бирә. Күбесенчә балык белән туклана. Балык булмаганда, кыр тычканнары, ондатра, бакалар белән туена ала. Биек агач башларында оялый. Аксыл төстәге кызгылт-көрән тимгелле 2–3, сирәк кенә 4 йомырка сала. Кышларга октябрь урталарына таба очып китә.

Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Remove ads

Чыганаклар

Thumb
Балыкчы карчыга аулый
Thumb
Pandion haliaetus

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads