Ондатра
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ондатра яки мускус күсесе (халык телендә "су күсесе" дип тә йөртелә) (Ondatra zibethicus) — куе көрән төстәге кыйммәтле тиреле әрләнсыманнар гаиләлегеннән кимерүче җир-су җәнлеге (су күсесе), ондатра ыругының бердәнбер төре.


Суда, җирдә дә торучы кимерүче хайван, Төньяк Америкадан чыккан, Ауразиядә, шул исәптән Россия климатында җайлашкан. Татарстан сулыкларында яши, шул исәптән Казанның Кабан күлләрендә, Болак, Казансу, Идел елгаларында бар.
Remove ads
Тасвир
Тышкы кыяфәте буенча күсегә охшаш, еш кына ул мускус күсесе дип йөртелә, ләкин гади соры күсегә караганда шактый зуррак була.
Зур ондатра авырлыгы 1,8 кг, гадәттә 1-1,5 кг, тәне озынлыгы - 25-36 см, койрыгы озынлыгы 18-36 см. Иреннәре кондызларда кебек.
Ондатра тиресе каты куе чәчләрдән тора, су үткәрмәүчән, аркасы төсе кызгылт сөрән, коңгырт сары, кара да була, ачык төстәге түш.
Ондатра канында гемоглобин югары дәрәҗәсе күзәтелә.
Тәүлек буе актив. Яр буе һәм су үсемлекләрен ашый (камыш һ.б.), сирәкрәк моллюск, бака, кечкенә балыклар ашый.
Яшәү өчен яр буенда өн яки өйкәй (хатка) ясый, кайбер өн озынлыгы 2-3 м, хәттә 10 м тәшкил итә.
Ондатра анасы 7-8 бала таба.
Ондатра күреге бик бәяләнә, ите ашарга яраклы, Төньяк Америкада кулланыла.
Remove ads
Тарих
1905 елда ондатра Америкадан Аурупага китерелә (Праһа).
1926 елда Россиягә китерелә, 1927-1928 елдан бирле Казан сулыкларында яши. 1928 елда Кабан күленә җибәрелгән.
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads