Балымер
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Балымер — Татарстан Республикасының Спаск районындагы авыл.
Remove ads
Тарих
Авыл бик борынгылардан: Идел буе Болгары чорында ук нигезләнгән. Руслар 17 йөзнең 2 нче яртысында килеп урнаша. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (элек кенәз Баратаевларның крепостнойлары) катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү, поташ заводы өчен чимал әзерләү белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Балымерда зимства мәктәбе, зур пар (1874 тә төзелә), 3 җил һәм 1 ярма ярдыру тегермәне, тимерчелек, 4 вак-төякләр кибете, пристән эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 336 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Өчкүл волостена керә. 1920 дән — ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Спас (1935-91 дә — Куйбышев) районында.
Remove ads
Демография
| Халык саны | ||||||||||||
| 1859 | 1897 | 1908 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
| 539 | 890 | 1085 | 1690 | 1379 | 936 | 644 | 548 | 405 | 271 | 171 | 184 | 156 |
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): руслар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 208 кеше яши[2], шул исәптән:
урыслар — 97,12%,
башка халыклар — 2,88%[2].
Шәхесләр
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[4]
Remove ads
Икътисад
Халкының төп шөгыле — кырчылык, мөгезле эре терлек асрау.
Мәгариф
Башлангыч мәктәп.
Мәдәният
Клуб. Китапханә.
Археологик истәлекләр
Авыл янында Балымер археологик комплексы сакланган.
Шулай ук кара
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
