Башкортстанның татар язучылары берлеге
Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучыларының иҗади берләшмәсе From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Башкортстанның татар язучылары берлеге — Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучыларын берләштергән иҗади оешма. 1994 елдан яшәп килә.
Урал буенда татар әдәбияты
Урал буе элек-электән татар әдәбиятының бишеге, Уфа — әдәби мәркәзе була. ХХ гасыр башында төбәктә әдәби-мәдәни мохит шактый үсешкән була. Әдәбиятны өйрәнүче галим С. Сафуанов билгеләвенчә, «XIX гасырның урталарында биредә татар телендә иҗат итүчеләр дә күренә башлый. Уфада әдәби тормыш XX гасыр башыннан, төгәлрәк әйткәндә, 1905нче елгы инкыйлаби үзгәрешләрдән соң аеруча җанланып китә. 1906нчы елның 3нче маенда „Әл-галәми мөслимин“ („Мөселман дөньясы“) исемле гәзитнең беренче саны дөнья күрә».[1] Галим-философ Зыя Камали тырышлыгы белән ачылган Галия мәдрәсәсе әдәбиятка тартылган яшьләрне туплаучы һәм аларга юнәлеш бирүче үзәккә әверелә. 1908нче елда «Шәрык матбагасы» дигән беренче татар хосуси типографиясе оештырылу да әдәби тормышка яңа сулыш өрә. 1913 елда Уфада татар телендә «Тормыш» гәзите чыга башлый. Вакытлы матбугат битләрендә М. Гафури, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Ш. Бабич, С. Кудаш, Б. Мирзанов, Г. Исәнбирдин һ.б. — шигъри һәм чәчмә әсәрләр белән, Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди, З. Вәлиди, Ф. Сәйфи-Казанлы тәнкыйть мәкаләләре белән чыгыш ясыйлар. «XX гасырның унынчы елларында инде Уфа шәһәре Казан һәм Ырынбур белән беррәттән, татар әдәбияты һәм мәдәниятенең мөһим үзәгенә әверелә».[2].
Инкыйлабка кадәр әдәбият мәйданында А. Таһиров, Г. Рафикый, Ә. Тангатаров, Ш. Тулвинский, Г. Ходаяров, В. Солтанов, Җ. Юмаев, К. Карипов һ.б. исемнәре күренә башлый. Аларның кайберләренең иҗади мирасы башкорт әдәбияты тарихында да урын алган.
1920нче елларда башкорт телендәге әдәбият оешкач, М.Гафури, С.Кудаш, Гариф Гомәр кебек татар язучылары туган-үскән җирләрендә яшәп иҗат итүне артыграк күрәләр. Алар Башкортстандагы татар язучылары дип йөртеләләр. Әмма 1934 елда СССР язучылар берлеге, аннан Башкортстан Язучылар берлеге төзелгәч, ягъни язучыларның шул рәсми оешмаларда торырга тиешлеге мәҗбүри рәсми төс алгач, татар телендә китаплар чыгару туктатыла, журналлар татар телендә басылмый башлый. Акрынлап әлеге татар язучылары башкортныкы дип атала башлый.
Remove ads
Татар язучылар берлеге чоры
Үзгәртеп кору башлангач, татар язучылары төбәктәге язучылар берлегендә аерым татар телле секция оештыру кирәклеген күтәрә. Фәрит Габдрәхим язучылардан гаризага кул куйдырып чыга. 1989 елда Башкортстан язучыларының X корылтаенда мәсьәлә карала һәм кире кагыла. Идарә моны Берлекне таркату дип таба. Гаризага кул куйган тәнкыйтьчеләр Суфиян Сафуанов һәм Рәиф Әмиров ул елларда Язучылар берлегеннән чыгарылганннар.[3]
1993 елның 10 ноябрендә Башкортстан татарлары иҗтимагый үзәге (җитәкчесе Кәрим Яушев) бу мәсьәләне кабат күтәреп, төркемнең җыелышын уздыра. Беренче конференциягә кадәр идарә рәисе итеп Муса Сираҗи, җаваплы сәркатип итеп Мөнир Вафин сайлана. Оешма Юстиция министрлыгы тарафыннан 23.02.1994 көнне теркәлә. Ләкин рәсми төстә бер ай эшләгәннән соң, 28 март карары белән Башкортстанның татар телле Язучылар берлеге һәм аны теркәү турындагы таныклыгы гамәлдән чыгарыла. Шуңа карамастан, 10 апрельдә Татар телле язучылар берлегенең беренче корылтае уза. Анда Устав, Резолюция һәм ул чактагы президент Мортаза Рәхимов исеменә мөрәҗәгать кабул ителә. Оешма рәисе итеп Рәиф Әмиров, җаваплы сәркатип итеп Марис Нәзиров сайлана. Идарәгә Рәшит Фазлый, Фәрит Габдрәхим, Суфиян Сафуанов, Мөнир Вафин, Вил Казыйханов һәм Радик Нуретдин сайлана. Корылтай Радик Сибәгатов рәислегендә уза. 1998 елда оешмага 35 иҗатчы керә.
Берлекне оештыручылар мәхкәмә юлларын таптый башлый. Судка гаризаны ун кеше тапшыра. Дистә елдан артык мәхкәмәләшүләр бара. 2003 елга судларга йөрүче төркемнән өч кенә кеше кала.
Remove ads
БР язучылар берлеге кысаларында берләшмә чоры
1993 ел ахырында БР язучылар берлеге каршында татар телле язучылар секциясе ачыла. Берләшмәнең ун кешелек бюросы сайлана. Анда Нәҗип Асанбаев, Марат Кәримов, Азат Магазов, Таһир Таһиров, Мөкәрәмә Садыйкова, Суфиян Сафуанов керәләр. Берләшмәнең беренче җитәкчесе итеп шагыйрь Равил Шаммас тәгаенләнә. 1995 елдан 2000 еллар башына кадәр бу вазифаны шагыйрь Муса Сираҗи башкара. 1994 елдан Китап нәшриятында татар телендә китаплар нәшер итү җайга салына. Ел да Башкортстан әдипләренең 4-5 китабы дөнья күрә. 2016 ел башына әлеге нәшриятта татар телендә барлыгы 210 китап басылып, шуларның 115е – шигърият, 83е проза жанрларына карый.[4]
2024 елда берлекнең 300 якын әгъзасыннан татар әдәбияты секциясенә 68 язучы һәм шагыйрь керә.[5]
Җитәкчеләр
Берлек:
- 1993 елдан — әдәбият белгече Рәиф Әмиров
Берлек (Секция):
- 1993 елдан — Равил Шаммас, татар телле секциянең беренче җитәкчесе
- 1995 елдан — шагыйрь Муса Сираҗи
- 1999 елдан — халык шагыйре Марат Кәримов
- 2004 елдан — Рәшит Сабитов
- 2011 елдан — Марис Нәзиров (1949-2013), Берлекнең рәисе урынбасары
- 2013 елдан — Фәния Габидуллина
- 2020 елдан — Нурлан Ганиев
- 2023 елдан — Руслан Сөләйманов
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads