Зыя Камали
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Зыя Камали, Зыяэтдин әл-Кәмали, Зыяэтдин[1] Җамалетдин улы Камалетдинов (1873-1942) — мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме, «Галия» мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры (1906-1918).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1873 елның 9 декабрендә Уфа губернасы (хәзерге БР Чишмә районы) Келәш авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала. Соңыннан Уфадагы Госмания мәдрәсәсенә[2] кереп укый.
Мисырда
Зирәк һәм тырыш Зыяэтдинне Уфаның «Җәмгыяте хәйрия» оешмасы Мисырга укырга җибәрә. Каһирәнең Шәрык дөньясында билгеле Әл-Әзһар университетында укый[3] (остазы — галим Мөхәммәт Габдеһү (1849-1905).
Уфада
1904 елда укымышлы галим булып, тәҗрибә туплап, Уфага кайта һәм Госмания мәдрәсәсендә укыта башлый. Гарәп, фарсы, госманлы төрек телләрен ана теледәй белә. Көнбатыш Европа телләреннән инглизчә һәм французча иркен эш итә, алман теленнән дә киң мәгълүматлы була, рус телендәге фәнни хезмәтләрне, вакытлы матбугатны укып-күзәтеп бара.
«Ислам дөньясы»
Мәгариф тарафдары З. Камали, үз тирәсенә алдынгы карашлы татар зыялыларын туплап, татар телендә «Ислам дөньясы» («Әлгаләмел Ислам») газетасы чыгара башлый (1906-1907). Аның битләрендә халыкны гыйлем һәм мәдәният үрләренә өнди[4].
«Галия» мәдрәсәсе


Уфаның берничә башлангыч һәм рөшди мәктәпләренең эшчәнлеген өйрәнгәч, алардагы җитешсезлек-кимчелекләрне үз күзләре белән күргәч, З. Камали югары уку йорты оештыру хыялы белән яна башлый. Иксез-чиксез каршылыкларны җиңеп, кабул итү имтиханнары үткәреп, 1906 елның 10 октябрендә рәсми рәвештә «Галия» мәдрәсәсе («Мәдрәсәи Галия Диния») эшли башлый[5] З. Камали мәдрәсәнең оештыручысы, ректоры-мөдире (1906-1918, ябылганчы), мөдәррис-профессоры була. Гыйльме тәфсир, хОдесса, сийәрен-нәби (Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм эшчәнлеге), психология фәннәреннән үзе сабак бирә. Дәресләре тирән мәгънәле, эчке рухлы, ачык аңлаешлы, ифрат бай һәм үтемле телдә була.
Remove ads
Дарелмөгаллимәт
З. Камали — хатын-кызлар өчен башлап курслар ачучы. 1914 елда алар өчен дарелмөгаллимәт (рус. учительская семинария) оештыра. Үзе әхлак (этика), гыйльме тәфсир дәресләрен алып бара.
Әсәрләре
- Фәлсәфәи Исламия (4 җилд)
- Дини тәдбирләр
- Аллаһ гадәләте
- Коръән Кәрим тәрҗемәсе (басылмый калган)
- Коръән Кәрим һидаятьләре (басылмый калган)
- Дини мәктәп вә мәдрәсәләребез (басылмый калган)
Элемтәләре
Маҗар (яһүд) ислам белгече Һерман Вамбери (1832-1913) белән хат алыша, кайбер басма хезмәтләрен Будапештка җибәреп, Һ. Вамберидан югары бәяләмә ала.
1920-1930 елларда мөфти Ризаэтдин Фәхретдинов (1859-1936) даирәсендә (Габдрахман Гомәри (1867-1933), Мөхлисә Бубый (1869-1937) һ. б. белән), Диния нәзарәтендә әгъза булып хезмәт итә. Уфада 1924-1927 елларда нәшер ителгән «Ислам мәҗәлләсе» журналы битләрендә фәлсәфәи мәкаләләре басыла.
Remove ads
Сәяси золым
Бинахакка хөкем ителеп, олыгайган көнендә кимсетүләр кичереп, 1942 елда Самар шәһәрендә корбан була.
Цитата
![]() |
Ул Зыя — эш һәйкәле, йөзләр яшәсен шан илә. Дошман янсын, гүзәл эзләр ясасын «Галия»[6]. |
![]() |
Хәтер
- 2023 елның 6 декабрендә Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылы мәчете диварында бөек мәгърифәтчегә тактаташ ачылган [7].
- 2024 елның 1 августында Уфада Зыя Камали йортын (Гафури ур., 89) җимергәннәр[8].
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads