Белински
Пинзә өлкәсе шәһәре From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Белинский (рус. Белинский) — Пенза өлкәсендә урнашкан шәһәр, Белинский районының административ үзәге.
Халык саны — 8 567 кеше.[3]
Remove ads
Исемнең килеп чыгышы
Шәһәр монда 1816—1829 елларда яшәгән рус язучысы һәм әдәби тәнкыйтьче Виссарион Белинский (1811—1848) хөрмәтенә 1948 елда атала.
География
Белинский Олы һәм Кече Чамбар елгалары кушылган урынында, Пензадан 129 километр көнбатыштарак урнаша. Якындагы тимер юл станциясе — Белинская (55 километр ераклыкта).
Тарих
Беренче тапкыр 1708 елда Никольское исеме астында телгә алына.
1780 елда Чамбар шәһәренә үзгәртеп корыла һәм өяз үзәге статусы ала.
1928 елдан — Чамбар районы үзәге; 1928—1937 елларда — Урта Идел өлкәсе (1929 елдан — Урта Идел крае) составында, 1937—1939 елларда — Тамбов өлкәсе составында, 1939 елдан — Пенза өлкәсе составында.
1948 елда шәһәргә Белинский исеме кушыла.
Халык
| 1840[4] | 1856[5] | 1897[6] | 1913[7] | 1926[5] | 1939[5] | 1959[8] | 1970[9] | 1979[10] | 1989[11] | 2002[12] | 2010[13] |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 2 729 | 1 200 | 5 345 | ~6 800 | 5 869 | 6 006 | 6 063 | 6 805 | 7 810 | 9 028 | 8 837 | 8 567 |
Милли состав
Икътисад
Резисторлар заводы, авыл хуҗалыгы машиналары ремотлау, май ясау, сүс заводлары.
Танылган шәхесләр
- Муса Акъегетзадә — татар язучысы, мөгаллим.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads

