Вагнер Карвальо
балет биючесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Вагнер Карвальо (порт. Wagner de Carvalho, 1995 ел, Бразилия) ― балет биючесе, 2017 елдан М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты. Халыкара һәм Россия конкурсларында җиңүче. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2025).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1995 елда Бразилиядә туган.
Гаиләсендә беркем дә беркайчан да балет белән шөгыльләнмәгән. Тугыз яшь булганда, сыйныфка яңа укучыларны сайлап алу өчен Зур театрның Бразилиядәге мәктәбеннән педагоглар килгән. Балачактан яхшы координациягә һәм сузылучанлыкка ия булган Вагнерны укырга чакырганнар. Бразилиянең көньягындагы Санта-Катарина штаты Жоинвиль шәһәрендә урнашкан сигезьеллык Зур театр мәктәбен (порт. Escola do Teatro Bolshoi no Brasil) тәмамлаган. Һәрвакыт Россиядә бию турында хыялланган. Уку вакытында Базиль («Дон Кихот»), Принц («Щелкунчик»), Граф Альберт («Жизель») һәм башка партияләрне башкарган.
2016 елда Таис Диоженес (икенче премия) белән бергә «Арабеск» халыкара конкурсында катнашкан (өченче премия), анда аларның чыгышын ТАДОһБТның балет сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев[d] караган. Чыгыштан соң ул аларга труппага каралу өчен Казанга килергә тәкъдим иткән. 2017 елда Вагнер Татарстан башкаласына килгән.
2017 елдан М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты (премьер)[2]. М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры берничә юнәлештә үсәргә мөмкинлек бирә, бу ― экспериментлар белән тулы заманча хореография һәм классик хореография.
Казан сәхнәсендә беренче тапкыр Петр Чайковскийның «Аккош күле» балетында Па-де-труада чыккан. Аннары Ромео партиясен (Сергей Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта»сы) һәм Карен Хачатурянның[d] «Белоснежка и семь гномов» балетыннан Принц партиясен ышанып тапшырганнар. Төрле характерлы артист: лирик һәм героик партияләрдә бердәй гармонияле күренә. Типаж буенча романтик принцлар рольләре күбрәк туры килә. Үзен сугышчан партияләрдә уңайлырак хис итә.
2023 елда VI #StagePlatforma заманча балет фестивале кысаларында (инициаторы һәм сәнгать җитәкчесе ― Татарстанның атказанган артисты һәм ТАДОһБТ премьеры Олег Ивенко[d]) «Миллиган шәхесләре» кинобалетында Рейнджер партиясен башкарган[3].
2024 елның 21 мартында Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәренең «Крокус»[d] концертлар залында күрсәтелгән, төп партияләрне ТАДОһБТ солистлары башкаруындагы «Миллиган шәхесләре» заманча балет-триллерында (Эльмир Низамов музыкасы, Олег Габышев либреттосы һәм куелышында) Атлет партиясен башкарган. Вагнер ― «Крокус Сити Холл» сәхнәсенә чыккан соңгы артистларның берсе (22 мартта «Крокус Сити Холлда» теракт булган)[4].
2025 елда Рудольф Нуриев исемендәге XXXVIII Халыкара классик балет фестивале кысаларында уза торган «Спартак» балетында (Арам Хачатурян; Георгий Ковтун хореографиясендә) төп партияне ― Спартак партиясен башкарган[5], әмма спектакльнең беренче күренешендә бутафор (тимердән эшләнгән) кылычларында гладиаторлар сугышы вакытында имгәнгән (уң кул бармагына зыян килгән), аны Михаил Тимаев алыштырган[6].
Remove ads
Репертуар
- Принц Дезире «Йокыга талган гүзәл», П. Чайковский, М. Петипа хореографиясе.),
- Ромео («Ромео һәм Джульетта», С. Прокофьев, Б. Мягков хор.),
- Принц («Щелкунчик», П. Чайковский, В. Вайнонен хор.),
- Колен («Тщетная предосторожность», Л. Герольд, О. Виноградов хор.)
- Актеон («Эсмеральда», Ц. Пуни, Р. Дриго, А. Петров хор.),
- Конрад, Кол Али, Исаак Ланкедем («Корсар», А. Адан, М. Петипа хор.),
- Нурадин, Вәзир («Алтын Урда», Р. Әхиярова, Г. Ковтун хор.),
- Чардаш («Коппелия», Л. Делиб; А. Сен-Леон, Э. Чекетти һәм М. Петипа хор.),
- Принц («Белоснежка и семь гномов», К. Хачатурян, Б. Мягков хор.),
- Альберт, I актта па-де-де («Жизель», А. Адан; Ж. Перро, Ж. Коралли һәм М.Петипа хор.),
- Па-де-труа, Пинц, Ротбарт («Аккош күле», П. Чайковский, М.Петипа һәм Л. Иванов хор.),
- Шүрәле («Шүрәле», Ф. Яруллин, Л. Якобсон хор.),
- Александр («Иакинф», Р. Әхиярова, А. Полубенцев хор.),
- Джон («Грек Зорба», М. Теодоракис, Л. Мясин хор.) һ.б.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2025 ― Татарстанның атказанган артисты[7]
- 2024 ― «BraVo» премиясе лауреаты.
- 2022 ― Мәскәүдә узган XIV Халыкара балет артистлары конкурсының «Ирләр, дуэт» номинациясендә I премия лауреаты һәм алтын медаль иясе[8].
- 2018 ― «Россия-К» телеканалында «Зур балет» проекты җиңүчесе («Иң яхшы пар» номинациясендә, Аманда Гомес белән парда)[9].
- 2016 ― «Арабеск» халыкара конкурсының II премиясе лауреаты, Е. Максимова һәм В. Васильев исемендәге махсус приз иясе (конкурсның иң яхшы дуэтына: Диодженес Таис (Бразилия) белән бергә)[10].
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
