Эльмир Низамов
татар көйязары From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Эльмир Низамов, Эльмир Җәүдәт улы Низамов (1986 елның 24 декабре, СССР, РСФСР, Сембер) — композитор, пианиночы, 2021 елдан Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире[1], музыка һәм композиция теориясе кафедрасы доценты, татар опералары авторы. Халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты. РФ һәм ТР композиторлар берлеге әгъзасы. М. Җәлил (2015) һәм Д. Сираҗиев (2016) премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2020).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле



1986 елның 24 декабрендә Сембер шәһәрендә туган. Әти-әнисе Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылыннан. Сембер шәһәренең 12- санлы музыка мәктәбен, рояль һәм композиторлык белгечлекләре буенча Сембер музыка көллиятен (Ольга Бурова сыйныфы), Казан дәүләт консерваториясен (А. Луппов сыйныфы) (2011) тәмамлаган.[2] Вена операсында стажировка узган. Казан дәүләт консерваториясенең музыка теориясе һәм композиторлык кафедрасында өлкән укытучы булып эшли. 2021 елдан ― Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире [3].
Remove ads
Иҗаты
Музыкага балачактан мөкиббән була, ләкин музыка мәктәбендә соңга калып, 11 яшендә генә укый башлый. Яшьтәшләрен кыска вакытта куып җитә, ярты елдан музыка яза башлый. 14 яшендә Сембер өлкәсендә үткәрелгән «Яңа исемнәр» музыка бәйгесендә фортепиано һәм эскрипкә өчен язылган «Ут биюе» әсәре белән катнашып, Гран-при яулый.[4] 15 яшендә Сембер музыка көллиятендә, 19 яшендә Казан дәүләт консерваториясендә һөнәри музыка белем ала башлый.
Язган музыкасы
Камал театры
- «Хуҗа Насретдин», комедия
- "Мәңгелек буран", драма
Казан яшь тамашачы театры
- «Кешеләр мәхәббәте», мистик драма
Әсәрләре
- 2009 «Шәрык рапсодиясе».[5]
- Катнаш хор өчен Иосиф Бродский сүзләренә өч хор.
- Кыллы квартет һәм баян өчен «Dixi».
- Симфоник оркестр өчен «Күкләр хәрәкәте» әсәре.
- «Алтын Казан» мюзиклы (рок-опера) — Ренат Харис либреттосы, төп партияне (Сихәтбану) Эльмира Кәлимуллина башкара.
- 2015 «Кара пулат» операсы — Ренат Харис либреттосы [6].
- 2019 «Көзге» (моноопера, либреттто авторы Ренат Харис) — биюче Рудольф Нуриев тормышына багышланган[7].
- 2023 ― «Мин җырымда калам» альбомы [8]
Remove ads
Фильмография
- 2016 «Тапшырылмаган хатлар» нәфис фильмына (режиссер Рөстәм Рәшитов) музыка яза[9].
Уңышлары
2014 — «Атлар чаба» җыры (музыка авторы) — «Төреквидение» фестивале (Казан), Айдар Сөләйманов башкара — II урын.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2003 — Яшь композиторларның «Миләш сагышлары» (Рябиновые грёзы) Бөтенрусия конкурсы (Мәскәү) — лауреат.
- 2008 — «Орган өчен иң яхшы әсәр» конкурсы (Мәскәү) — лауреат.
- 2008 — С. Прокофьев исемендәге II Бөтенрусия яшь композиторлар конкурсы (Чиләбе) — лауреат.
- 2008 — Д. Кабалевский исемендәге XXII Бөтенрусия яшь музыкантлар конкурсы (Самар) — I премия лауреаты.
- 2009 — I халыкара Connecting music композиторлар бәйгесе (Киев) — җиңүче.
- 2010 — III Бөтенрусия тынлы уен кораллары ансамбльләре ачык конкурсы өчен мәҗбүри әсәр язу буенча халыкара композиторлар конкурсы (Казан) — лауреат.
- 2011 — халыкара «Сулга адым» (Шаг влево) композиторлар конкурсы (Санкт-Петербург) — финалист.[10]
- 2015 — Муса Җәлил премиясе[11].
- 2016 — Дамир Сираҗиев премиясе — «ТР театрларындагы спектакльләргә үзенчәлекле музыка язган өчен»[12].
- 2020 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — «музыка сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм уңышлы иҗади эшчәнлеге» өчен[13].
- 2020 — Россия Президентының яшь мәдәният эшлеклеләре өчен премиясе ― илнең композиция мәктәбе традицияләрен дәвам итүгә керткән өлеше өчен[14][15]
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads