Вайгач
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Вайгач (рус. Вайгач) — Төньяк Боз океанындагы утрау, Баренц һәм Кара диңгезләре арасында. Вайгачны кыйтгадан тар Югорский Шар бугазы, Яңа Җирдән исә киң Карские Ворота бугазы аерып тора. Русиянең Ненец автономияле бүлгесенә карый.
Мәйданы 3400 км², озынлыгы 100 км, киңлеге 40 км. Климаты суык. Тундра үсемлекләре үсә. Җир өсте — тигезлек; елгалар кыска вә шарлавыклы.
Котып төлкесе, ас һ.б. хайваннар яши. Ярлар янында моржлар һәм тюленьнәр күп. Бердәнбер торак пункт — Варнек (106 кеше, 2012).
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
