Вараха
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Вара́ха (санскр. वराह) — Вишнуның кабан дуңгызы образында килгән өченче Аватарасы.

Вараха Җирне(Притхиви) Галәми Гарбходака төбенә алып киткән Хираньякша шәйтанын үтерү өчен килгән.[1] Мең ел дәвам иткән каршы яклар арасындагы бәрелештә Вараха җиңеп чыккан.[1] Үзенең казык тешләрендә (кайвакыт - бер казык тешендә) ул Җирне океаннан алып чыгып аны Галәмнең тиешле урынына кире куйган.[2] Бу Аватарада Вишну Притхивига өйләнгән. Бу Аватара яңа кальпаның башының символы булып тора.
Remove ads
Сәнгатьтә образы

Сәнгатьтә Варах я тулысынча хайван (кабан дуңгызы) кыяфәтендә, я кайбер антропоморфик хасиятләр белән, кеше тәнендә кабан башы белән сурәтләнә.[2] Үзенең соңгы формасында аның дүрт кулы бар, аларның икесендә ул көпчәк һәм кабырчыкны тота. Ике калганы, кагыйдә буларак тукмарны, кылыч яки лотосны, я бөтенләй бер мудраны күрсәтә. Вишну-Вихараның сыны дүрт торышта була:[2]
- кулларын ботларына куеп ялгыз тора торган итеп.
- Адишеша еланының капюшонында утыручы Бхуми-дэвины кочаклап торучы итеп.
- сукх-асана торышында калкулыкта утыручы итеп.
- тезендә Лакшми белән калкулыкта сукх-асана торышында утыручы итеп.
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads