Җир
Кояш системасының Кояштан өченче планетасы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Җир (лат. Terra; астрономик символы: ) — Кояш системасына кергән планета. Кояштан соң өченче планета. Диаметры, массасы һәм тыгызлыгы буенча Җирсыман планеталар арасында иң зуры.

Ешрак Җир яки Җир шары исемнәре белән телгә алына. Бүген кешеләргә мәгълүм булган Кояш системасының һәм Бөтен Галәмнең тереклек яши торган бердәнбер планетасы (күк җисеме).
Фәнни мәгълүматлар буенча, Җир Кояш томанлыгыннан якынча 4,54 млрд ел элек барлыкка килгән. Үзенең бердәнбер табигый иярчене — Ай барлыкка килә. Җирдә тереклек якынча 3,5 млрд ел элек барлыкка килгән. Планетаны 70,8 %-ка Дөнья океаны алып тора. Башка өлешен кыйтгалар һәм утраулар тәшкил итә. Тереклек өчен кирәкле сыекча су Кояш системасының башка планеталарында юк. Җирнең эчке өлкәләре шактый активлы һәм калын, чагыштырмача каты каттан — мантиядән, аның астындагы тышкы сыек төштән һәм эчке каты тимер төшеннән гыйбарәт.
Җир башка галәми җисемнәр белән, Кояш һәм Ай шул исәптән, үзара тәэсир итә (тарту көчләре белән тарттыра). Җир Кояш тирәсендә әйләнә һәм 365,26 көн эчендә әйләнеп чыга. Бу вакыт аралыгы — сидерик ел, ул 365,26 кояш тәүлегенә тигез. Җирнең әйләнү күчәре аның орбита яссылыкка карата 23,4°-ка авыша. Моннан сәбәпле планета өслегендә бер тропик ел (365,26 кояш тәүлеге) эчендә фасыл үзгәрешләре булалар.
Җир - Кояштан өченче планета, иң тыгыз һәм зурлыгы буенча Кояш системасындагы 8 планетаның бишенчесе. Моннан тыш, ул Кояш системасындагы җир төркеменең дүрт планетасыннан иң зурысы. Аны кайчак «Зәңгәр планета», яки латинча «Тэрра» дип атыйлар.Җир - хәзерге вакытта тормыш яши торган, билгеле булган Галәмдәге бердәнбер урын. Планета 4.54 миллиард ел элек барлыкка килгән, ә тормыш аның өслегендә 3,5 миллиард ел элек барлыкка килгән. Шуннан бирле Җирнең биосферасы планетада атмосфераны һәм башка абиотик шартларны шактый үзгәртте, бу исә аэроб организмнарының үсешен стимуллаштырырга мөмкинлек бирде, шулай ук озон катламы формалашты, ул Җирнең магнит кыры белән бергә зарарлы кояш радиациясен блоклый,шулай иттереп җирдә яшәү мөмкинлеген бирә. Җирнең физик үзлекләре, шулай ук аның геологик тарихы һәм орбитасы шушы чор эчендә тормышны саклап калдырырга ярдәм итте.
(http://engmaster.ru/topic/3864 2021 елның 9 июль көнендә архивланган. сайтындагы "Earth" статьясының тәрҗемәсе.)

Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads