Варшава-Ивангород операциясе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Варшава-Ивангород операциясе
Remove ads

Варшава-Ивангород операциясе — алман һәм австрияле гаскәрләрнең Россия империясенең гаскәрләренә каршы операция.

Кыска фактлар Дата, Урын ...
Кыска фактлар Беренче бөтендөнья сугышының Көнчыгыш фронты ...
Remove ads

Яклар хәлләре

Галиция бәрелешендә җиңелү Австрия-Маҗарстанның хәле хәрби һәлакәт чигенә җиткән. Шул шартларда алман гаскәре үзенең берлектәшенә ярдәмгә килде һәм үз көчләренең өлешен көньякка юллаган, Силезиядә Август фон Макензен җтиәкчелеге астында 9-нче гаскәр оештырылды. Русларның Силезиягә бәреп керүгә юл куймас өчен, алман сәргаскәрлеге КраковЧенстохова районыннан Ивангород һәм Варшавага һөҗүм итәргә карар итте.

Remove ads

Операция барышы

28 ситәбер көнне 9-нче алман гаскәре Варшава һәм Ивангородка таба һөҗүмне башлаган. 8 октәбер көнне алман гаскәрләре Висла елгасына һәм Сан елгасы тамагына чыктылар. Варшава һәм Ивангород янында зур кара-каршы сугышлар башланып киткәннәр; алар барышында рус гаскәрләре Варшавага һөҗүмнәрне кире какканнар, ә Ивангород тирәсендә алар плацдармны булдыра алганнар. Көндәшнең һөҗүмнәре зәгыйфьләнә барган.

18—23 октәбер көннәрдә рус гаскәрләре Новогеоргиевск — Варшава — Ивангород — Сандомир сызыгыннан һөҗүмгә күчтеләр. Чолганышка эләкмәс өчен, Һиндербург Маккензен төркемен Варшавдан читкә күчергән. 21—26 октәбер көннәрендә 1-нче австрия-маҗар армиясе, белектәшкә ярдәм күрсәтеп, Ивангородка таба һөҗумне ачты, әмма кара-каршы бәрелешендә ул тар-мар ителгән һәм тәртипсез рәвештә чигенгән. 27 октәбрендә австрия-алман гаскәрләре чыгыш позицияләре чигенә башлаганнар.

Рус гаскәре һөҗүмне көнбатышка һәм көньяк-көнбатышка һөҗүмен үстерергә дәвам иткәннәр, ләкин гаскәр белән идарә өлкәсендә җитешсезлекләр булуы һәм тыл хезмәтләренең моңа әзер булмавы нәтиҗәсендә, һөҗүм акрын рәвештә алып барылган. Зур югалтуларына карамастан, австрия-алман гаскәрләре тулысынча җиңелүеннән котыла алганнар. 8 ноябрь көнне Унеюв—Ласк—Пшедбуж—Мехов—Тарнов сызыгына чыкканнар һәм анда ук туктатылганнар.

Remove ads

Нәтиҗә

Варшава-Ивангород операциясе — ике фронт гаскәрләре тарафыннан алып барылган Беренче бөтендөнья сугышының иң зур бәрелешләрдән берсе. Ул Алманияне Көнчыгыш фронтка гаскәрләрне күчерергә мәҗбүрләде, Көнбатыш фронтындагы Россия берлектәшләренә хәлне җиңеләйтте. Варашава янындагы уңышсызлык (Галициядәге җиңлеше белән беррәттән) балкан дәүләтләрне австрия-алман блокына җәлеп итәргә мөмкинлек бирмәгән.

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads