Василий Дергунов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Дергунов Василий Сергеевич (1922, Липецк өлкәсе Задонский районы Алексеевка авылы —1989, Казан) — ССРБ хуҗалык, дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. КПСС Татарстан өлкә комитеты икенче секретаре (1978–1986).
Remove ads
Биографиясе
Василий Сергеевич Дергунов 1922 елда Липецк өлкәсенең Алексеевка авылында туа. 1945 елдан бирле КПСС әгъзасы.
1959 елда Казан авиация институтын тәмамлый
1941 елдан — хуҗалык, иҗтимагый һәм сәяси эштә. 1941—1959 елларда Казанның 16 нчы заводында эшли. 1960—1976 елларда оборона сәнәгате бүлеге мөдире. 1986 елдан башлап двигательләр җитештерүне оештыру һәм технология фәнни тикшеренү институтының Казан филиалы башлыгы.
1941—1986 елларда — технолог, инженер-технолог, цех башлыгы, Казан моторлар төзү заводының баш контролеры урынбасары, Татарстан совнархозының машина төзелеше идарәсе сыйфаты буенча баш контролер, Казан һәм Татарстан АССРның партия хезмәткәре, КПССның Өлкә Комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире, 1976–1978 елдарда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1978–1986 елларда икенче секретаре.
1963—1980 елларда ТАССР Югары Советы депутаты һәм 1980—1989 елларда 10 һәм 11 нче чакырылыш РСФСР депутаты итеп сайланган.
КПССның XXVI съезды делегаты.
Remove ads
Бүләкләре
3 Кызыл Байрак Хезмәт ордены, Октябрь Инкыйлабы ордены, медальләр белән бүләкләнгән[1].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads