Василий Добромыслов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Добромыслов Василий Алексеевич (17 апрель 1892 — 2 май 1965) — ССРБ һәм Россия галиме, педагог, филолог, педагогия фәннәре кандидаты, РСФСР педагогия фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты.

Кыска фактлар Ватандашлык, Туу датасы ...
Remove ads

Биографиясе

Василий Алексеевич Добромыслов 1892 елда Белозерск шәһәрендә туган. 1917 елда Петроград тарих-филология институтынтәмамлый. 1918 елдан педагогик эшчәнлеген башлый, Таврия губернасының Хорлы шәһәрендә Җәмәгать гимназиясендә эшли. Ары Украина, Абхаз, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1938 елдан Мәскәүгә фәнни-педагогик эшкә күчә. В.И.Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтында педагогия һәм укыту эше белән шөгыльләнә. 1941 елдан 1965 елга кадәр Педагогия фәннәре академиясенең гомуми һәм политехник белем бирү фәнни-тикшеренү институтында эшли, анда рус телен укыту методикасы секторын җитәкли. РСФСР Педагогия фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты[3].

Добромыслов балаларның логик фикерләү һәм сөйләм үстерү бәйләнешләрен карау буенча актив шөгыльләнә. Мәктәп педагогикасында ул төп игътибарны грамматиканы систематик укытуга бирә. Рус теле дәрестәрендә укучыларның, Добромыслов фикеренчә, абстракт фикерләү күнекмәләрен, аналитик сәләтләрен, "фикер дисциплинасын" үстерү кирәк. Мөһим роль төрле тикшерү төрләренә (синтаксик, морфологик, лексик), шулай ук үз аллы эшләү өчен грамматик белем һәм мәсьәләләр комплексына бирелә[4].

Добромыслов сөйләм үстерү, грамматика, пунктуация, шулай ук рус теле укыту методикасы мәсьәләләре буенча 80-дән артык китап һәм мәкалә авторы булып тора[5].

Мәскәүдә яши. 1965 елның 2 маенда вафат була.

Remove ads

Библиография

  • Добромыслов В. А. К вопросу о языке рабочего подростка. М., 1932;
  • Добромыслов В. А. Изложения и сочинения в семилетней и средней школе. М., 1946;
  • Добромыслов В. А. Учебник русского языка для ремесленных и педагогических училищ. М., 1949;
  • Добромыслов В. А. Изучение грамматических определений и правил в V−VII кл. М., 1951;
  • Добромыслов В. А. О развитии логического мышления учащихся V−VII кл. на занятиях по русскому языку. М., 1956;
  • Добромыслов В. А. Трудные вопросы грамматики и правописания / в соавт. Вып. 1. М., 1958; Вып. 2. М., 1960;
  • Добромыслов В. А. Преодолеть разрыв между обучением ивоспитанием на уроках русского языка. М., 1963;
  • Добромыслов В. А. О повышении научного уровня исследованийпо методике русского языка. М., 1963.
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads