Василий Краснов-Асли
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Василий Краснов-Асли, Василий Иван улы Краснов-Асли (1900 елның 6 (18) гыйнвары, РИ, Сембер губернасы, Буа өязе, Чурак — 1978 елның 19 октябре, ССРБ, РСФСР, ЧАССР, Чабаксар) — чуаш совет язучысы, ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1934).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
Крестьян гаиләсендә туган, унөч яшеннән Донбасс шахталарында эшләгән, 1917 елда РСДЭФга кергән. Ватандашлар сугышында катнашучы. 1929 елда Краснов-Асли Я. М. Свердлов исемендәге коммунистик университетын[ru], ә 1936 елда Кызыл профессура институтын[ru] тәмамлаган. 1922—1929 елларда БГТК[ru]та, БДСИ[ru]да, БКФ(б) өяз комитетларында эшләгән. Соңрак Чуаш китап нәшриятының баш мөхәррире булган, югары уку йортларында укыткан. 1937 һәм 1949 елларда Краснов-Асли репрессияләнгән һәм 1956 елда акланган.
Remove ads
Әдәби эшчәнлеге
Краснов-Асли үзенең әдәби эшчәнлеген 1920-елларның икенче яртысында чуаш авылы кешеләре турында очерклар һәм хикәяләр белән башлаган. Автобиографик материалга нигезләнгән «Аклар белән көрәш», «Алыплар» һәм «Тамырлар» повестьлары соңрак «Ут эчендә» романына үзгәртелгән. «Тауга» романы Чуашстанның коллективлаштыру һәм индустриализация темаларына багышланган.
Бүләкләре
- Чуаш АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1975).
- Ленин ордены (1975).
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads