Сембер губернасы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сембер губернасы (рус. Симбирская губерния, чуаш. Чĕмпĕр кĕперни, эрзәчә Симбирь губерня) — Россия империясенең һәм РСФСР административ берәмлеге.
Элекке Сембер губернасы территориясендә хәзер Татарстанның, Чуашиянең, Мордовиянең һәм Сембер өлкәсенең өлешләре урнашалар.
Remove ads
География
Чиктәшлек
1926 елда губернаның мәйданы 34 071 км² булган.
Тарих
Гарәп язма чыганаклары буенча, X гасырда булачак губернаның көньягында бортаслар торган; хәзерге Сембердән көньякка таба мордвалалар торган. XIII гасырда бу якларда татарлар килеп чыга. XIV гасырда Алтын Урданың һәм Россиянең чиге Сыры елгасы буенча узган.
1648 елда Сембер шәһәре нигезләнә; Сембердән көньяккта таба оборона линиясе корыла. 1683 елда Сызран шәһәре нигезләнә.
1708 елда булачак губернаның территориясе Казан губернасы составына кертелгән. 1780 елда Сембер калгайлыгы барлыкка килә, 1796 елда ул Сембер губернасына әйләнә.
1924 елда Сембер Ульянов-Ленин хөрмәтенә Ульяновск дип аталган, ә губерна Ульяновск губернасы дип атала башлаган. 1928 елда Ульяновск губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урта Идел өлкәсенең Ульяновск округына кертелә.
Remove ads
Административ бүленеш

1796 елда наместниклыгын губернияга үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, Котяково, Тагай һәм Кынады өязләре юкка чыгарылалар һәм губерна 10 (Алатыр, Ардатау, Буа, Карсун, Кормыш, Самара, Сөнгәләй, Ставрополь, Сызран һәм Сембер) өяздән тора башлый.
1797 елда Пенза губернасы юкка чыгарыла, һәм Сембер губернасы составына аның Инсар, Саранск һәм Шешкеево өязләре кертелә (1801 елда кире кайтардылар).
1798 елда Ардатау, Сөнгәләй һәм Шешкеево өязләре юкка чыгарылалар (баштагы икесе 1802 елда торгызылалар). 1850 елда Ставрополь һәм Самара өязләре Самар губернасына күчәләр.
1850—1920 елларда административ бүленеш:
Халык
Remove ads
Губернаның җитәкчелеге
Наместниклыгының хакимнәре
Губернаторлар
Remove ads
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads