Василий Кузнецов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Василий Кузнецов
Remove ads

Василий Кузнецов (рус. Василий Васильевич Кузнецов, 31 гыйнвар (13 февраль) 1901(19010213), Софиловка[3], Кострома губернасы5 июнь 1990, Мәскәү) — Совет дәүләт һәм фирка эшлеклесе.

Кыска фактлар Василий Кузнецов, Туган телдә исем ...

ССРБ Югары Шурасының 2—11 чакырылары депутаты. Ике мәртәбә Социалистик хезмәт каһарманы, Сталин премиясе лауреаты.

Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Керәстиян гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. 1915-1919 да Порецкое укытучылар семинариясендә укыган. 1926 да Ленинград политехника институтын тәмамлый. 1926 ның ноябреннән Макеевка металлургия заводында: инженер-сынаучы, смена инженеры, башлык урынбасары, мартен цехы башлыгы. 1927 дә фиркагә кергән. 1931—1932 дә Карнеги технология институтында (АКШ) белем ала. 1933-1936 да Ногинскидагы «Элетросталь» заводында: өлкән инженер, лаборатория башлыгы урынбасары, металлографик лаборатория башлыгы.

  • 1937 дән ССРБ кара металлургия халык кәмисәриятендә.
  • 1940-1943 дә ССРБ Дәүпланы рәисе урынбасары.
  • 1943 тән профсоюз эшендә: 1944—1953 дә ҺББҮШ рәисе. Бер үк вакытта 1946—1950 дә ССРБ Югары Шурасының Милләтләр Шурасы рәисе.
  • 1953 тән дипломатик эштә: КХҖдә ССРБ илчесе, 1953-1977 дә ССРБ чит ил эшләре министрының беренче урынбасары (1953-55 тә — урынбасар). Кариб кризисын, 1969 елгы кытай-Совет низагын, 1971 елгы һинд-пакстан низагын җайга салуга зур өлеш керткән.
  • 1977-1986 да ССРБ ЮШ рәисе беренче урынбасары; өч мәртәбә ССРБ ЮШ рәисе вазыйфаларын башкарган (1982-83, 1984, 1985).

1986 дән пинсәдә. Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads