Виверна

From Wikipedia, the free encyclopedia

Виверна
Remove ads

Виверн яки виверна[1][2][3] (ингл. Wyvern) — Аурупа аждаһасын хәтерләткән, әмма 2 аяклы, мифик җан иясе. Еш кына елан койрыгы белән сурәтләнә[4].

Кыска фактлар Виверна, Псевдоним ...

Виверна белән иң зур охшашлык аждаһага ия[4]. Хәзерге фәнтези-сәнгатьтә виверналар бик популяр персонажлар булып торалар һәм нәкъ менә «аждаһалар» дип аталалар, чөнки, бәлки, реалистикрак дип саналалар. Аерым алганда, бу сәбәптән Джордж Мартин виверннар-«аждаһалар»ны үзенең «Боз һәм Ялкын җырлары» циклы өчен персонажлар итеп сайлаган[5]. Виверналар образының борынгы мифологик прототибы булмагандыр, ә аларның беренче искә алулары урта гасыр Аурупа бестиарийларында гына очрый[6].

Виверна образы һәм аның төрле формалары геральдикада, шул исәптән хәзерге заманда да бик популяр. Ул еш кына мәктәпләр һәм спорт командалары талисманы булып тора (башлыча АКШта, Бөекбританиядә һәм Канадада). Виверна даими рәвештә заманча фантастик әдәбиятта һәм видеоуеннарда кулланыла.

Remove ads

Массакүләм мәдәнияттә

Виверналар еш кына санак уеннарында күренә: Arcanum: Of Steamworks and Magick Obscura, Ark: Survival Evolved, Baldur's Gate, Dark Souls, Disciples II: Dark Prophecy, Dota 2, Dragon Age: Inquisition, Heroes of Might and Magic, Hexen, Lineage II, Monster Hunter, Sacred, Terraria, The Witcher, Warcraft III: Reign of Chaos һәм башка уеннарда.

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads