Канада

From Wikipedia, the free encyclopedia

Канада
Remove ads

Канада (ингл. Canada [ˈkænədə] ; фр. Canada [kanadɑ] ) – Төньяк Америкада урнашкан дәүләт. Дөньяда Россиядән соң мәйданы буенча икенче урында тора. 3 океан белән юыла. Канаданың бары тик бер күршесе бар – АКШ.

Кыска фактлар Шигарь, Башкала ...

Канаданың башкаласы – Оттава шәһәре.

Канада - Төньяк Америкадагы ил. Бу дөньяда икенче иң зур ил. Канаданың башкаласы - Оттава шәһәре. Илнең рәсми телләре - инглиз һәм француз телләре. Канада халкы 38 миллион кеше (2021) тәшкил итә. Халыкның күпчелек өлеше Кушма Штатлар белән чиктән ерак түгел яши. Илнең иң эре шәһәрләре - Торонто, Монреаль һәм Ванкувер. Торонто - Канаданың мөһим икътисадый үзәге һәм дөньяда иң куркынычсыз шәһәрләрнең берсе. Бу Канаданың иң тыгыз урнашкан шәһәре. Монреаль - зурлыгы буенча икенче шәһәр. Монреальда бары тик бер генә рәсми тел - француз теле. Ванкувер - илнең өченче иң зур шәһәре. Бу Канаданың этник һәм тел ягыннан иң күптөрле шәһәрләренең берсе. Илдә карарга кирәкле урыннар күп. Ниагара шарлавыгы, мөгаен, дөньядагы иң атаклы шарлавык. Бу матур урын туристларны бөтен җирдән җәлеп итә. Ул Канада һәм АКШ арасындагы чиктә урнашкан. Канадада милли парклар күп. Алар саклана торган һәм илнең төрле регионнарын тәкъдим итә. Банф - Канаданың иң борынгы милли паркы. Канада үсемлекләре бик күп төрле. Канадада яфраклы, катнаш һәм ылыслы урманнар бар. Илнең төньягында тундра урнашкан, аны арктик чүл алмаштыра. Канадада төрле хайваннар яши. Канадада төньяк боланнары (Төньяк Америкада - карибу), опоссумнар, кондызлар, ак аюлар һәм сарык-үгезләр яши. Илнең табигый сулыкларында балыкларның төрле төрләре яши.

(https://www.interactive-english.ru/topiki/604-canada/ сайтындагы “Canada” статьясының тәрҗемәсе.)

Remove ads

Атаманың килеп чыгуы

Канада сүзе XVI гасырда хәзерге Квебек территориясендә яшәгән лаврентиан ирокезларының үле лаврентиан теленнән тәрҗемә иткәндә авыл сүзен аңлата.

География

Канада территориясенең көнбатыш өлеше таулы, көнчыгыш өлеше тигезлек, төньяк һәм өлешчә төньяк-көнчыгыш ярлары — түбәнлек, көнчыгыш ярлары текә, көнбатышта ярлары исә бик биек. Кыйтганың урта өлеше һәм Канада Арктика архипелагының кыйтгага тоташкан урыны тигезлек һәм платолардан гыйбарәт. Гудзон култыгының әйләнә-тирәсе түбәнлек. Лаврентий калкулыгы, Үзәк тигезлекләр, Бөек тигезлекләр бар. Канаданың көнбатыш читендә Кордильер таулары, көньяк-көнчыгышта Аппалач таулары урнашкан. Уран, тимер, никел, бакыр, тутыя, кургашын, алтын һәм көмеш, ташкүмер, нефть, табигый газ чыганаклары бар.

Климаты — Канаданың төньяк өлешендә арктик һәм субарктик, көньякта уртача континеталь. Гыйнварның уртача темпертурасы төньякта -30°…-35°С, көньякта -18°…-20°С, июльнең уртача темпертурасы төньякта +4…+7°С, көньякта +16…+18°С. Көнбатыш яр буенда еллык явым 2500 ммдан артык, көнчыгыш яр буенда 1250 ммгача, үзәк төбәкләрдә 400—250 мм, төньякта 150 ммдан азрак.

Канадада елгалар күп, алар, нигездә, кар һәм яңгыр сулары белән туена. Ике йөздән артык эре күл бар.

Канадада төньяк боланы, мускус үгезе, ак аю, котып төлкесе, лемминг, котып куяны, тундра кыртавыгы, ябалак, поши, бизон, дикобраз, бүре, кондыз һ.б. хайваннар яши. Елагалар һәм күлләр балыкка бай. Милли парклар: Банф, Вуд-Баффало, Глейшер, Җаспер, Йоһо һәм башкалар.

Remove ads

Тарих

Канаданың төп халкы — эскимослар һәм индейлар. 15 гасыр азагында Канадага аурупалылар килә башлаган. Французлар Пор-Руаял һәм Квебекка нигез салганнар (1600—08). Квебек Яңа Франция мөстәмләкәсенең (колониясенең) үзәге булып калды. 1620-елларда Канада территориясендә беренче Англия мөстәмләкәсе — Яңа Шотландия барлыкка килде. Җидееллык сугыш (1756—63) нәтиҗәсендә Бөекбритания Яңа Францияне басып алган. 1791 елда Квебек 2 вилаятькә (Югары һәм Түбән Канадалар) бүленгән.

Сәясәт

Канада – конституцион монархия.

Административ бүленү

Канада 11 провинциягә һәм 3 территориягә бүленә:

Провинцияләр:

  • Альберта
  • Британ Колумбиясе
  • Квебек
  • Манитоба
  • Яңа Шотландия
  • Нью-Брансуик
  • Ньюфаундленд һәм Лабрадор
  • Онтарио
  • Эдуард шаһзадә утравы
  • Саскачеван

Территорияләр:

  • Нунавут
  • Төньяк-Көнбатыш территорияләр
  • Юкон

Дәүләт гимны

(беренче рәсми куплеты)

Халык

Тел

Канадада икетеллелек бар. Инглиз һәм француз телләрен дәүләт телләре итеп кабул иттеләр.

Дин

Христианлык ― Канадада иң эре дин, 2011 елда ил халкының 67,2 % ын тәшкил иткән христианнарның күбесе католиклар. Диннәргә ышанмаучылар ― 23,9 %. Башка диннәр: Ислам (3,2 %), Һинд дине (1,5 %), сикх (1,4 %), буддистлар (1,1 %) һәм яһүдләр (1,0 %)[7].

Remove ads

Канада татарлары

Канадада яшәүче татарларның төгәл саны билгеле түгел. Иҗтимагый чараларда актив рәвештә йөзгә якын кеше катнаша[8]. Монреальда ел саен Сабан туе үткәрелә.

Илдә яшәүче татарлар арасында өлкән буын вәкилләре нигездә Кытай, Урта Азия, Төркия илләреннән күченеп килгән. Яшь буын исә — соңгы елларда уку белән Канадага килеп, монда төпләнеп калган татарлар.(?)

Remove ads

Экономика

Мәдәният

Спорт

Кызык фактлар

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads