Викторин Груздев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Викторин Сергеевич Груздев (1866 елның 24 гыйнвары, Кинешма, Кострома губернасы, Россия империясе — 1938 елның 7 феврале, Казан, РСФСР, ССРБ) — рус совет акушер-гинекологы, медицина фәннәре докторы, профессор, РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе[1][2].
Remove ads
Тормыш юлы
Викторин Груздев 1866 елның 24 гыйнварында Кинешмада Ипатьев монастыреның Кострома Троицк чиркәве рухание С. И. Груздев гаиләсендә туа.
1891 елда С. М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясен тәмамлый. 1894 елда медицина докторы дәрәҗәсе ала. 1897 елда, Хәрби-медицина академиясе клиникасына кайткач, приват-доцент итеп билгеләнә[3]. 1900—1931 елларда — Казан Император университетында акушерлык һәм хатын-кыз авырулары кафедрасының җитәкчесе[4]. 1900 елларда Викторин Груздев Родионов затлы кызлар институтында акушерлык һәм гинекология буенча лекцияләр укый[5], Казан шәфкать туташлары җәмгыятенең баш табибы булып эшли[6]. «Табигать һәм кешеләр» фәнни-популяр журналының редакторы була.
1938 елның 7 февралендә Казанда вафат була, Арча зиратында җирләнә[7][8].
Remove ads
Хәтер

1915 елда Викторин Груздев хөрмәтенә Казан университетында гинекология һәм акушерлык өлкәсендә иң яхшы хезмәтләр өчен премия гамәлгә куела. 1936 елдан аның исемен Казанның Толстой ур., 4 урнашкан бала тудыру йорты йөртә[9]. Шулай ук Казанда Груздев урамы бар. Груздевның тууына 150 ел тулу уңаеннан аның эшчәнлегенә багышланган китап чыгарыла[10].
Remove ads
Бүләкләр
- II һәм III дәрәҗә Изге Анна ордены;
- II дәрәҗә Изге Станислав ордены;
- IV дәрәҗә Изге Владимир ордены;
- РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе (1934);
- «Император Александр III патшалык иткән истәлегенә» медале.
Төп хезмәтләр
- Груздев С. В. Саркомы яичников, диссертация(рус.). — СПб, 1894. — Т. М..
- Груздев С. В. Краткий очерк истории акушерства и гинекологии в России. — Журнал акушерских и женских болезней. — Т. 20. — № 3, 4, 6, 10. — С. 245, 547, 1014.
- Груздев С. В. Курс акушерства и женских болезней ч. 1—2, Берлин(рус.). — М., 1919—1922.
- Груздев С. В. Гинекология, 3-е издание, Казань(рус.). — М.: Медгиз. — Т. 1928—1930. — 609 с.
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads