Виктория (Мальта)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Виктория (Мальта)map
Remove ads

Виктория (1887 елга кадәр — Рабат) — Мальтаның зурлыгы буенча икенче урында торган Гоцо утравының төп шәһәре.

Кыска фактлар Виктория, Дәүләт ...

Remove ads

Тарих

Шәһәр исеме 1887 елда патшабикә Виктория хөрмәтенә үзгәртелә. Шәһәр урынында бакыр гасырларда ук урнаша башлаганнар, соңрак монда финикиялеләр һәм римлылар урнашкан, алар шәһәр цитаделен төзегәннәр, соңрак ул яңадан төзелгән.

Цитадель

Яхшы ныгытылган цитадель диңгез өстеннән 150 м биеклектә тора, аннан Гоцо утравы тирәләре яхшы күренә.

Хәзер цитадель урнашкан урын элек пуник-римлы Гаулос җирлегенең акрополе булган, Урта гасырларда акрополь замокка әйләндерелгән. Антик заманда төзелгән саклагыч корылмалар XVI гасырда ук искергән була ― 1551 елда госман гаскәрләре Гоцо утравына бәреп керә һәм цитадельне талый.

1599 һәм 1622 еллар арасында цитадельнең көньяк диварларын ныгыту эшләре башкарыла. Төньяк диварлар кагылмыйча калган ― алар хәзерге вакытта да урта гасырлар күренешен саклыйлар. Алдагы дистә елларда ныгытма таркала башлый һәм XVII―XVIII гасырларда цитадельне җимерү планнары барлыкка килә башлый, ләкин алар тормышка ашмый кала.

Цитадель Мальтага французлар басып кергәндә һәм аннан соң баш күтәрелеш вакытында сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, ике очракта да ныгытма сугышсыз бирелгән. Ул хәрби объект функциясен үтәүдән 1868 елның 1 апрелендә туктаган.

1998 елда цитадель ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә.

Санта-Мария соборы

Санта-Мария соборы цитадель эчендә урнашкан. Ул 1697 елда архитектор Лоренцо Гаф проекты буенча җир тетрәү нәтиҗәсендә җимерелгән элекке чиркәү хәрабәләрендә төзелгән, ул, үз чиратында, Рим яки Финикия чоры хәрабәләрендә төзелгән.

Remove ads

Сурәтләр

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads