Мальта

From Wikipedia, the free encyclopedia

Мальтаmap
Remove ads

Ма́льтаУрта диңгездәге утрау-дәүләт. Исеме финикия телендәге malat (һаван) сүзеннән килеп чыккан.

Кыска фактлар Мальта, Нигезләнү датасы ...

Европа берлеге әгъзасы.

Remove ads

Тарихы

Төп мәкалә: Мальта тарихы

Европадан Азия һәм Африкага илтүче диңгез юлларының үзәгендә урнашкан Мальта элек-электән басып алучыларны үзенә җәлеп иткән. Б.э.к. VIII гасырда Мальтаны финикиялеләр (һәм алар белән бер үк вакытта диярлек греклар) колонияләштерәләр. Б.э.к. IV гасырдан б.э XIII йөзьеллыгына кадәр утрауны алмаш-тилмәш карфаген, рим, византиялеләр, гарәпләр, норманнар, испаннар басып алалар.

1530 елда Карл V император Мальтаны иоаннитларның ритсер орденына бирә (әлеге орден шул вакыттан бирле Мальта ордены дип атала башлый). 1798 елда утрауны Наполеон җитәкчелегендәге француз армиясе Мисырга барышлый басып ала. 1800 елның 5 сентябрендә инглизләр Мальта башкаласы Валеттаны алалар, утрауның губернаторы булып Александр Болл билгеләнә. 1814 елгы Париж тынычлык килешүе нигезендә Мальта Бөекбританиягә күчә. Инглизләр аны колония һәм хәрби-диңгез базасына әверелдерәләр.

1964 елда Мальта бәйсезлек ала, ә 1974 елдан республика игълан ителә, ләкин 1979 елга кадәр, Мальтада соңгы инглиз базасы бетерелгәнче, дәүләт башлыгы булып элеккечә инглиз патшабикәсе санала.

Remove ads

Сәяси төзелеш

Мальта - парламент республикасы. Мальта конституциясе 1964 елда кабул ителә. Законнар чыгару хокукы Президент һәм вәкилләр пулатыннан торучы парламентка карый. Вәкилләр пулаты 65 депутаттан тора. Палата әгъзалары гомуми сайлауларда 5 елга билгеләнәләр. Ил башлыгы - президент. Башкарма хакимият Премьер-министр җитәкчелегендәге хакимият тарафыннан тормышка ашырыла.

Дин

Thumb
Паола мәчете

Ил халкының (~425 мең кеше) 95 проценты Рим католик чиркәвенә карый. Илдә яшәүче Бөекбритания пенсионерлары — протестантлар. Шулай ук Иегова шаһитләре, мормоннар, баптистлар, евангелистлар, Яһүд динен тотучылар, буддистлар, бахаистлар җәмгыятьләре бар. 2014 елда рәсми саннарда 10 мең мөселман исәпләнә[43]. 2020 елга мөселманнар саны 55 мең. Бер мәчет (Паола мәчете), бер мәктәп-мәдрәсә, берничә намаз уку бүлмәләре бар. Катар илчесе Мальта хөкүмәтенә илнең төньягында икенче мәчет төзү инициативасы белән чыккан.

Дәүләт гимны

Мальта телендә Гарәп телендә Тәрҗемәсе
Lil din l-art ħelwa, l-Omm li tatna isimha,

Ħares, Mulej, kif dejjem Int ħarist:

Ftakar li lilha bil-oħla dawl libbist.

Agħti, kbir Alla, id-dehen lil min jaħkimha,

Rodd il-ħniena lis-sid, saħħa 'l-ħaddiem:

Seddaq il-għaqda fil-Maltin u s-sliem.

،لذين الأرض حِلوة، الأم اللي عطاتنا اسمها

حارس، مولاي، كيف دايم أنت حرست

فتكر لي لِيلْها بالأُحلى دَوْل لبّست

،عطي، كبير الله، الذهن لِلْمِنْ يَحكمها

رُد الحنانة للسيد، صحَّة للخدَّام

صدَق العَقدة في المالطين والسلام

Элек саклагандай сакла, Аллаһ, аны –

Безнең исемдәге бу Ватан-Ананы!
Күз уңыңда тот – һәрвакыт тоткан кебек!
Зирәк булсын – Үзең бар иткән күк элек.
Аллаһыбыз, ярлыкауларың кодрәтле,
Арттыр безнең бердәм һәм тату куәтне!

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads