Виктор Сивец
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Виктор Сивец (1919-1984) - совет сәнәгать эшлеклесе, В.П.Чкалов исемендәге Ташкент авиация заводы директоры, Социалистик Хезмәт Герое (1971).
Remove ads
Биографиясе
Виктор Николаевич Сивец 1919 елның 4 маенда Пржевальск шәһәрендә туган (хәзерге - Кыргызстанның Эссек-Күл өлкәсе). 1943 елда ул Казан авиация институтын тәмамлый . Хезмәт эшчәнлеген Үзбәкстан ССРның Ташкәнт авиация заводында 1943 елда бригадир, 1944 елдан җыю цехында өлкән мастер булып башлый. 1945 ел башында "заводның иң яхшы мастеры" булып таныла.
1947-1963 елларда цех начальнигы, җитештерү начальнигы, баш инженер урынбасары, 1963-1969 елларда 84 нче заводның баш инженеры, 1969 - 1973 елларда В.П. Чкалов исемендәге Ташкент авиация заводы директоры.
1969 елда Виктор Сивец идарә иткән вакытта завод Aн-22 "Aнтей" авыр хәрби транспорт самолетларын серияле җитештерә башлый.
1971 елның 26 апрелендә Сивец Виктор Николаевичка СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Ленин ордены һәм "Урак һәм Чүкеч" алтын медале белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
1973 елдан -СССР Авиация сәнәгате министрлыгының В.П. Чкалов исемендәге Ташкәнт җитештерү авиация берләшмәсе (ТАПО) генераль директоры.
1973 елдан берләшмә тарафыннан ИЛ-76 урта десант-транспорт самолеты һәм аның модификациясе чыгарыла башлый.
Ул 1984 елның 9 декабрендә вафат була, Ташкәнтта "Чигатай" мемориаль зиратында күмелә.
Remove ads
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Үзбәкстан ССРның атказанган инженеры(1969)
- Ленин премиясе лауреаты (1978)
- СССР дәүләт премиясе лауреаты (1973)
- Үзбәкстан ССРның А. Бируни исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1974)
- Мактаулы авиатөзүче
- Социалистик Хезмәт Герое (04/26/1971)
- Ленин ордены (02.03.1962)
- Ленин ордены (22.07.1966)
- Ленин ордены (04/26/1971)
- Ленин ордены (03/25/1974)
- Ленин ордены (23.12.1976)
- Октябрь Инкыйлабы ордены (02/10/1981)
- "Хезмәт батырлыгы өчен" медале (01.16.1950)
Remove ads
Хәтер
Ташкәнт урамнарының берсенә һәм В. П. Чкалов исемендәге Ташкент авиация җитештерү берләшмәсенең мәдәният һәм технология сараена Виктор Николаевич Сивец исеме бирелә.
Сылтамалар
- «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә Виктор Сивец
- 2017 елның 13 ноябрь көнендә архивланган.
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads