Кыргызстан

Урта Азиядәге дәүләт From Wikipedia, the free encyclopedia

Кыргызстан
Remove ads

Кыргызстан (кырг. Кыргыз Республикасы), рәсми атамасы Кыргыз РеспубликасыУрта Азиянең төньяк-көнчыгышындагы, нигездә Тянь-Шаньнең көнбатыш һәм үзәк өлешендә урнашкан дәүләт.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Төньякта Казакъстан, көнбатышта Үзбәкстан, көньяк-көнбатышта Таҗикстан, көньяк-көнчыгышта һәм көнчыгышта Кытай белән чиктәш.

Remove ads

Дәүләт төзелеше

  • Кыргызстан Җөмһүриятенең дәүләт төзелеше 2010 елның 27 июнендә кабул ителгән Конституция тарафыннан билгеләнә. Яңа Конституция Кыргызстанның дәүләт идарәсе рәвешен парламент җөмһүрияте буларак ачыклый. Парламент һәм премьер-министр Президентка караганда күбрәк хокукларга ия.
  • Җөмһүрият Парламенты – Жогорку Кеңеш – дәүләт сәясәтен ачыклау һәм бик мөһим мәсьәләләрне чишәргә сәләтле, бер палаталы һәм фирка исемлекләре буенча 5 елга сайланучы 120 депутаттан тора.
  • 2010 елның 10 октябрендә яңа сайлаулар үтте, анда 5 фирка керде, төп көчләр – Атайорт фиркасендә.
  • Президент бөтенхалык сайлауларында 6 еллык мөддәткә, кире сайлану хокукыннан башка сайлана. Киләсе президент сайлаулары 2012 елда, күчеш периоды президенты Роза Отунбаева 2011 елның 31 декабрендә хокуклары юкка чыккач, булачак.
  • Вакытыннан алда президент сайлаулар 2021 елның гыйнвар аена билгеләнгән.
  • Хөкүмәт башлыгы – премьер министр, аны парламент билгели.

Дәүләти бәйрәмнәр

22 маенда — Кыргызстан Хәрби көчләр көне.

Remove ads

Дәүләт гимны

Kyrgyz El gimny                                Кыргызстан һимны

(беренче куплеты һәм аның тәрҗемәсе)

Ak möngülüü aska yoolor, talaalar,              Ак түбәле таулар, үзән-далалар

Elibizdiŋ zhany menen barabar,           Ватаныбыз җаны белән бәрабәр,

Sansyz kyldym Ala-Toosun mekendep,       Ала-Тауның итәгендә ил тотып,

Saktap kaldy bizdin ata-babalar!          Саклап калган аны ата-бабалар!

CHORUS:                                           КУШЫМТАСЫ:

Algalaí ber, kyrgyz el,                             Алга бар син, кыргыз иле,

Azattyktyŋ zholunda,                           Азат тормыш юлында,

Örkündöí ber, ösö ber,                         Иркенәя, үсә бир син,

Öz tagdyrdyŋ koluŋda!                        Тәкъдирең үз кулыңда!

Тулы тексты һәм тәрҗемәсе[38] мәкаләсендә.

Thumb
"Бай кыргыз сунарчысы лачын белән". 1871 ел, Василий Верещагин.
Remove ads

Географик мәгълүмат

Thumb
Кыргыз Алатавы
Thumb
Тянь-Шаньда Горький пигы
Thumb
Соң-Күл янындагы көтүлек

Кыргызстанның диңгезгә чыгу юлы булмаган дәүләт.

Территориясенең дүрттән өченнән артык өлешен таулар алып тора. Биеклеге 7439 м булган Җиңү тау түбәсе – илнең иң биек ноктасы.

Кыргызстан Тянь-Шань һәм Памир тау системаларында урнашкан. Җөмһүриятнең барлык территориясе 500 мдан югарыракта урнашкан. Яртысыннан артыгы 1000 мдан 3000 мга кадәр биеклектә һәм якынча өчтән бере – 3000 – 4000 м биеклектә.

Төньяк-көнчыгышта ярларында күпсанлы ял итү урыннары һәм туристик базалары булган Ысык-Көл дип аталучы тау күле урнашкан.

Идарә төзелеше

Кыргызстанда 7 өлкә, 40 район, 22 шәһәр, 429 авыл җирлеге бар.

Чуй өлкәсе

  • Тукмак шәһәре — өлкә карамагындагы шәһәр
  • Галләмеддин районы (Лебединовка а.)
  • Җайыл районы (Кара-Балта ш.)
  • Кәмен районы (Кәмен ш.)
  • Москва районы (Беловодское а.)
  • Панфилов районы (Каенды ш.)
  • Сокулук районы (Сокулук а.)
  • Чуй районы (Тукмак ш.)
  • Эссек-Ата районы (Кант ш.)

Эссек-Күл өлкәсе

  • Каракул шәһәре — өлкә мәркәзе
  • Балыкчы шәһәре — өлкә карамагындагы шәһәр
  • Ак-Су районы (Ак-Су а.)
  • Туң районы (Боконбаево штп)
  • Җите-Угыз районы (Кызыл-Су а.)
  • Эссек-Күл районы (Чулпан-Ата ш.)
  • Төп районы (Төп а.)

Талас өлкәсе

  • Талас шәһәре — өлкә мәркәзе
  • Бакай-Ата районы (Бакай-Ата а.)
  • Талас районы (Манас а.)
  • Манас районы (Покровка а.)
  • Кара-Бура районы (Кызыл-Адыр а.)

Нарын өлкәсе

  • Нарын шәһәре — өлкә мәркәзе
  • Кучкар районы (Кучкар а.)
  • Нарын районы (Нарын ш.)
  • Ат-Башы районы (Ат-Башы а.)
  • Җомгал районы (Чаек а.)
  • Ак-Тала районы (Баетов а.)

Җәлал-Абад өлкәсе

  • Җәлал-Абад шәһәре — өлкә мәркәзе
  • Аксы районы (Кәрбән ш.)
  • Ала-Буга районы (с. Ала-Буга)
  • Базар-Курган районы (Базар-Курган а.)
  • Нәүкән районы (Массы а.)
  • Сузак районы (Сузак а.)
  • Чаткал районы (Каныш-Кыя а.)
  • Тугыз-Тора районы (с. Казарман а.)
  • Туктагол районы (Туктагол штп)

Ош өлкәсе

  • Ош шәһәре — өлкә мәркәзе
  • Алай районы (с. Гөлчә)
  • Араван районы (Араван а.)
  • Кара-Су районы (Кара-Су ш.)
  • Кара-Колҗа районы (Кара-Колҗа а.)
  • Нәүкат районы (Нәүкат ш.)
  • Үзгән районы (Үзгән ш.)
  • Чуң-Алай районы (Дароот Курган а.)

Баткән өлкәсе

  • Баткән шәһәре — өлкә мәркәзе
  • Кызыл-Кыя шәһәре — өлкә карамагындагы шәһәр
  • Баткән районы (Баткән ш.)
  • Ләйләк районы (Исфәнә ш.)
  • Кадәмҗай районы (Пульгон а.)
Remove ads

Сәяси партиялар

  • «Ак юл» (кырг. «Ак-Жол») – лидеры Курманбек Бакиев
  • «Кыргызстан Социал-Демократик партиясы» (КСДП) (кырг. «Кыргызстан Социал-Демократиялык Партиясы») – лидеры Алмазбек Атамбаев
  • «Ватан» (кырг. «Ата-Мекен») – лидеры Омурбек Текебаев
  • «Кыргызстан коммунистлар партиясы» (кырг. «Кыргызстан Коммунисттер Партиясы») – лидеры Исхак Масалиев
  • "Ак лачын" (кырг. «Ак-Шумкар») – лидеры Темир Сариев

Икътисад

Кыргызстан икътисадының өстенлеге – автоном авыл хуҗалыгында. Алтын һәм терекөмеш экспортка чыгарыла. Гидроэнергетик потенциалы бар.

Шулай ук проблемалары да бик күп: экономикасы Россиягә бик нык бәйле, хроник инфляция, СССРның соңгы елларында күзәтелгән икътисади төшү.

Халкы

Thumb
Кыргызстанның демографик кәкресе

Кыргызстанның халык саны – 5,3 млн кеше (2009 елның апреле). 1960нчы елларга кадәрге халык саны миграция һәм авылдагы кыргыз, үзбәкләрнең һәм башка Урта Азия халыкларының табигый үсеше хисабына булса, 1970нче еллардан соң азая төшкән табигый үсешне рус һәм рус телле халыкларның күчеп килүе алмаштыра.

Халыкның 66,9 % кыргызлар, 14,14% үзбәкләр һәм 10,65% руслар, 8,31% калган халыклар.

Remove ads

Мәдәният

Дин

Кыргызстанда тарафдарлары саны буенча иң зур дин (80,00%) — ислам. Христианнарга дин тотучыларның 16 % ы керә: руслар традицион рәвештә православие динен тота, алманнар католиклар һәм лютераннарга бүленә. Протестантлык хәрәкәтләре (баптистлар, иллеләр, адвентистлар) рус телле халыкны да, кыргызларны да үз эченә ала. Кыргызстанда шулай ук бәһаи, яһүдләр, буддачыларның аз санлы төркемнәре бар. Кришна Аңы Җәмгыяте әгъзалары булып төрле милләтләрдән якынча 300 кеше исәпләнә.

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads