Виктор Суздальцев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Суздальцев Виктор Иванович (20 гыйнвар 1940 ел) — рәссам. 1989 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Россия Федерациясенең (2011) һәм Башкортстан Республикасының (2001) атказанган рәссамы.

Кыска фактлар Виктор Суздальцев, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Виктор Иванович Суздальцев 1940 елның 20 гыйнварында РСФСРның Ырынбур өлкәсе Хәлил районының Хәлил авылында туган.

1964 елда К. А. Савицкий исемендәге Пенза сәнгать училищесын (педагоглары Ю. К. Бельдюсов, В. М. Валукин) тәмамлый. 1964-1969 елларда 2‑нче Уфа педагогия училищесында рәсем сәнгате һәм композиция буенча укыта. Укучылары арасында Башкортстанның халык рәссамы С. Б. Краснов, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы Р. Ә. Сәлимгәрәев бар. 1969-1990 елларда Башкортстан иҗади-җитештерү комбинаты рәссамы.

Әлеге вакытта Уфа шәһәрендә яши һәм эшли.

Суздальцев Виктор Ивановичның эшләре Уфада М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда, Чуаш сәнгать музеенда (Чебоксар), Төмән сынлы сәнгать музеенда, Курган өлкәсе сәнгать музеенда, Ирбит сынлы сәнгать музеенда (Россия Федерациясенең Свердловск өлкәсе), Ливан Милли музеенда, С. Т. Аксаковның мемориал йорт-музеенда (Уфа), Россиядә һәм чит илләрдә шәхси җыелмаларда саклана.

Remove ads

Күргәзмәләр

1958 елдан алып — республика, зона, төбәк, төбәкара, Бөтенрусия, Бөтенсоюз, халыкара һәм чит ил күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Күмертау (1957), Уфа (1965, 1985, 1992-93, 1998-2000, 2003-07, 2010, 2015), Бәләбәй (2000), Нефтекама (2001), Салават (2002), Курган (2004) һәм башка шәһәрләрдә үтә.

Шәхси күргәзмәсе Уфада 2015 елда, рәссамның 75 яшьлек юбилеена багышлап үткәрелә[1].

Төп эшләре

«Ирәмәл», «Кыш. Урал», «Кыш», «Бәс», «Урал калачыгы», « Өсән», «Чал Урал», «Җылы иртә», «Вероника», «Аю курае», «Тау чишмәсе», «Калиновка авылы болыннары», «Башкорт нәкышлары», «Чал Урал», «Егерь усадьбасы», «Морадымның көзге бизәкләре» картиналары һәм башкалар.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2011)

Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2001)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads