Бәләбәй

шәһәр, Башкортостандагы Бәләбәй районының үзәге From Wikipedia, the free encyclopedia

Бәләбәй
Remove ads

Бәләбәй (рус. Белебей, баш. Бәләбәй, чуаш. Пелепей) шәһәре — Башкортостандагы Бәләбәй районының үзәге.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Remove ads

Географик мәгълүмат

Уфадан 180 км ераклыкта, Үсән елгасы буенда урнашкан. Якындагы тимер юл станцияләре Урыссу (Татарстан) һәм Туймазы.

Климат

Подробнее Бәләбәй климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Тарихи мәгълүматлар

Бәләбәй беренче кат 1715 елда, чуаш авылы буларак искә алына. 1781 елда өяз шәһәре статусы бирелә, башта Уфа губернасына карый, 1796 елда Ырынбур губернасына күчерелә, 1865 елда яңадан Уфа губернасында.

XX гасырның егерменче елларына кадәр Бәләбәй, өяз үзәге буларак, Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешен берләштереп торган. Ул бүгенге Әлшәй, Дәүләкән, Бишбүләк, Миякә, Ярмәкәй, Бакалы, Чакмагыш, Туймазы, Шаран, Бүздәк районнары биләмәләрен үз эченә алган.

АТССР оештыру турындагы дикритта (боерык), Уфа губернасының Бәләбәй һам Бөре өязләрен Татарстанга кертү мәсьәләсен шул төбәкләрнең халкы үзе карар кылырга тиеш булган. Халык фикере белән хисаплашмича, мәсәләне кичектерәләр һәм оныттыралар.

1953 елны якындагы Шкапов нефть ятмасын ачу белән шәһәр үсә башлый. 1955 елда Бәләбәйдә «Аксаковнефть» нефть чыгару идарәсе барлыкка килә, Бәләбәйдә конторасы урнаша.

Remove ads

Халык

Халык саны
1856[4]1897[4]1913[4]1926[4]1931[4]1939[4]1944[5]1945[5]1946[5]1947[5]
23005800810011 40011 50015 50022 90018 90019 30020 300
1959[6]1967[4]1970[7]1979[8]1987[9]1989[10]1992[4]1996[4]1998[4]2000[4]
26 17232 00032 46043 21351 00053 44355 60058 00059 00060 600
2001[4]2002[11]2003[4]2005[4]2006[4]2007[4]2008[12]2009[13]2010[4]2011[4]
60 90060 92860 90061 20061 10061 00061 06160 84760 70060 200
2012[14]2013[15]2014[16]2015[17]2016[18]2017[19]2018[20]2019[21]2020[22]2021[2]
59 90059 68359 53359 43059 20459 12359 17559 13759 22959 195
2022[23]2023[24]2024[25]2025[26]
58 87459 13158 81858 615

Халык саны 60,7 мең (2010). 2002 елгы Бөтен россия халык санын алу буенча милли состав: руслар — 46,9 %, татарлар — 23,6 %, чуашлар — 12 %, башкортлар — 11 %.

Танылган кешеләр

Икътисад

Шәһәрдәге иң зур предприятие — “Автонормаль” заводы. Әмма шәһәрдә эшсезлек булуга карамастан, бу пред­приятиегә дә эшкә килергә теләүчеләр бик аз, чөнки хезмәт хакы түбән. 70-80 елларда завод эшчеләргә фатир төзеп бирә иде. Аның шифаханәсе, пионер лагере, балалар бакчасы, стадионы да нәтиҗәле эшләде. Завод эшчеләренә ял йортларына льготалы путевкалар бирелә иде. Заводта эшләүчеләрнең хезмәт хакы да бу елларда иң югарылардан саналды. Хәзер боларның берсе дә юк. Әйтерсең, эшче халык тир түгәргә генә тиеш.

Күптән түгел заманча технологияләр белән җиһазландырылган ит комбинаты һәм трикотаж фабрикасы исә бөтенләй ябылды. Кыскартулар, күчерүләр нәтиҗәсендә шәһәрнең салым базасы да нык какшады.[27]

Remove ads

Мәгариф

Урта гомуми белем

Бәләбәй шәһәрендә өч милли гимназия эшләп тора. Шулар исәбендә Бәләбәй татар гимназиясе аеруча игътибарга лаек. Башкортстан шартларында татар мәгърифәте һәм мәдәнияте үзәге булып торган гимназия 2003 елда Татарстан Мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге Дипломы һәм премиясенә лаек булган иде. Ә 2008 елда ул Россия күләмендәге уку йортлары арасында үткән инновацион үсеш программалары бәйгесендә җиңүчеләр рәтенә кереп, 1 млн сумлык Грант яулады. Биредә дистә елга якын “Сәләтле балалар”, “Сәламәтлек” программалары; алар нигезендә ике эксперименталь мәйданчык: район күләмендәге – “Сәламәтлек” һәм федераль күләмендәге – “Булат Юнысбаевның фәннәр укыту сыйфаты белән идарә итүнең инновацион электрон-челтәрле технологиясен сынап үзләштерү (РОСТ)” эшли. Гимназиянең ел да балалар сабан туе уза. 15 ел дәверендә бер укучы да хокук тәртибе бозучылар яки милициядә хисапта торучылар рәтендә булмады. Гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов — үз эшенә бирелгән булдыклы җитәкче, оста педагог.

Югары уку йортлары

Урта махсус уку йортлары

1930 елда (бирегә Уфадан чуаш педтехникумын да күчерәләр) аны Бәләбәй педагогия училищесы дип атый башлыйлар, 1937 елда ул рәсми рәвештә татар һәм чуаш педтехникумы исемен ала.

1947 елда Бәләбәй педучилищесына Дәүләкәннекен, 1955 елда Кушнаренко һәм Бөре педучилищеларын кушалар. 2001 елдан башлап ул педагогия колледжы дип атала башлады. Бүген анда рус, башкорт, татар, чуаш бүлекләре, шулай ук мәктәпкәчә балаларны тәрбияләүчеләр бүлекләре эшли. Аның 300 урынлы тулай торагы, спорт залы, авыл хуҗалыгы участогы бар.[28]

Remove ads

Мәдәният

“Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивале.

Матбугат

«Бәләбәй хәбәрләре» (тат.), «Урал Сасси» (чуаш) газеталарының редакциясе урнашкан.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads