Виргиния

From Wikipedia, the free encyclopedia

Виргиния
Remove ads

Вирги́ния, шулай ук Вирджи́ния (ингл. Virginia, [vərˈdʒɪnjə]) – АКШ көнчыгышында урнашкан штат. Дәүләткә кергән 10нчы штат. Халык саны – 7,2 млн кеше (АКШда 12нче урын; 2000 ел күрсәткече). Этник состав: афроамерикалылар – 19,6 %, алманнар – 11,7 %, америкалылар – 11,2 %, инглизләр – 11,1 %, ирландлылар – 9,8 %.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Кушамат/тәхәллүс ...

Башкаласы – Ричмонд, иң зур шәһәр – Вирджиния-Бич, башка зур шәһәрләр – Александрия, Линчберг, Норфолк, Ньюпорт-Ньюс, Портсмут, Хэмптон, Чисапик.

Штатның тулы рәсми исеме – Виргиния Дуслыгы (Commonwealth of Virginia).

Рәсми атамалар – «Иске доминион» (Old Dominion), «Президентлар анасы» (Mother of Presidents).

Штат мәйданы 110,86 мең км² (АКШда 35нче урын). Көнчыгышта штат Атлантик океаны белән юыла. Көньякта Төньяк Каролина һәм Теннесси штатлары белән, төньяк-көнчыгышта Мэриленд штаты белән, төньяк-көнбатышта Көнбатыш Виргиния белән, көнбатышта Кентукки штаты белән чиктәш.

Подробнее Башкала, Бәйсез шәһәрләр ...


Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads