Владимир Алафузов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Владимир Алафузов
Remove ads

Владимир Алафузов, Владимир Антон улы Алафузов (рус. Влдимир Антонович Алафузов, 1901 елның 4 (17) июне, РИ, Лифляндия губернасы, Рига1966 елның 30 мае, ССРБ, РСФСР, Ленинград) — хәрби-диңгез эшлеклесе, хәрби-диңгез фәннәре кандидаты (1954), профессор (1955), адмирал (1944). Хәрби идарә итү стратегиясе һәм теориясе буенча гыйльми хезмәтләр авторы.

Кыска фактлар Владимир Алафузов, Туу датасы ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1901 елның 4 (17) июнендә Ригада туган. 1918 елдан Кызыл флотта. М. В. Фрунзе исемендәге хәрби-диңгез укуханәсен (1925, хәзерге Санкт-Петербург хәрби-диңгез институты), Хәрби-диңгез академиясен (1932) тәмамлаган.

1936-1939 елларда Испаниядә Ватандашлар сугышында катнаша, 1937-1938 елларда баш хәрби-диңгез киңәшчесе.

1939-1940 еллардагы Совет-фин сугышында ССРБ Хәрби-Диңгез флоты Баш штабының Балтика флотындагы вәкиле.

Бөек Ватан сугышы елларында: 1942-1943 елларда ССРБ Хәрби-Диңгез флоты Баш штабының башлыгы в. б., 1943-1944 елларда Тын океан флоты штабы башлыгы, 1944-1945 елларда ССРБ Хәрби-Диңгез флоты Баш штабының башлыгы, 1945-1948 елларда Хәрби-диңгез академиясенең башлыгы.

1948 елда ССРБ Югары судының хәрби коллегиясе тарафыннан «Бөек Ватан сугышы елларында Бөекбритания һәм АКШка яшерен документларны тапшырган» дигән гаепләү белән 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1953 елда исеме аклана, ССРБ Хәрби-Диңгез флотындагы хезмәт урынында торгызыла, дәүләт бүләкләре, хәрби дәрәҗәләре кире кайтарыла.

Remove ads

Хезмәтләре

  1. Доктрины германского флота. М., 1956.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads