Ушаков ордены
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ушаков ордены ( урысча орден Ушакова) – Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе нең дәүләт хәрби флот бүләге. Россия империясенең җиңелмәс флот башлыгы Ф.Ф. Ушаков исемен йөртә.
1944 елның 3 мартында (Нахимов ордены белән бергә) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Югары Шурасы Президиумы Указы белән кабул ителде.[1]
Рәсем авторлары – 1 нче ранг капитаны Борис Михаил улы Хомич белән архитектор Модест Анатолий улы Шипелевский.
Бөек Ватан сугышы чорында (Кырым ярымутравын һәм Акъярны алман басып алучыларыннан азат итү хөрмәтенә) кабул ителгән орден.
I һәм II дәрәҗәләргә бүленгән. I дәрәҗәлесе – югары дәрәҗә.
Remove ads
Статут.
Ушаков ордены белән Хәрби-Диңгез Флоты офицерлары, Ватан өчен яуларда сан ягыннан көчлерәк дошманны җиңәргә ярдәм иткән диңгез сугышларын оста оештырган өчен бүләкләнә.
Тасвирлама.
Ушаков ордены 3 өлештән тора. Төп өлеше – платинадан ясалган 5 почмаклы йолдыз. Аңа арттан чылбырлы көмеш ләңгәр беркетелгән. Алтыннан эшләнгән Ушаков барельефлы медальон зәңгәрсу эмаль белән капланган, ул ләңгәргә ике кыскыч ярдәмендә беркетелә. Медальон астында кечкенә урак - чүкечне дәфнә яфраклары ураткан.
II дәрәҗә Ушаков орденында кызыл йолдыз алтыннан, Ушаков барельефы көмештән ясала, медальон зәңгәр эмаль белән каплана. Дәфнә яфраклары юк.
Remove ads
Тарих.
- 1944 елның 16 маенда контр-адмирал Павел Иван улы Болтунов һәм һава флоты генерал-лейтенанты Васлий Василий улы Ермаченков I дәрәҗә Ушаков ордены белән иң беренче бүләкләнүчеләр булдылар.
- 1 нче санлы Ушаков ордены 1944 елның 22 июлендә Кызыл Байраклы Балтыйк флотының башлыгы вице - адмирал В.Ф. Трибуцка бирелә.
- Бөек Ватан сугышы елларында I дәрәҗә Ушаков ордены белән 22 яугир һәм хәрби оешмалар бүләкләнә (барысы 47 мәртәбә), II дәрәҗә Ушаков ордены белән 194 мәртәбә бүләклиләр.
- Соңгы тапкыр Ушаков ордены белән 1968 елда Хәрби-диңгез академиясе бүләкләнә.
- Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе таркалгач, Ушаков ордены Россия Федерациясенең дәүләт бүләге буларак сакланып кала.[2]
Әдәбият.
1. Черников Н.Д. Ватан бүләкләре. Казан, 1975.
2. Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. М., 1982.
3. Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996.
4. Дуров В. А. Русские и советские боевые награды. М., 1990.
5. Дуров В. А. Награды Великой Отечественной. М., 1993.
6. Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. М., 2005.
7. Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. М., 2006.
Remove ads
Моны да карагыз
Тышкы сылтама
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
