Владимир Винокуров
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Владимир Михайлович Винокуров (1921 елның 6 октябре, Омск — 2010 елның 9 июле, Казан) — совет һәм Россия минералогы, кристаллохимия һәм минераллар физикасы буенча белгеч. Геология-минералогия фәннәре докторы (1966), профессор (1967), Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе (2002)[1].
Remove ads
Тормыш юлы
Владимир Винокуров 1921 елның 6 октябрендә Омск шәһәрендә, галим-туфрак белгече гаиләсендә туа. 1939 елда Казан дәүләт университетына укырга керә.
1940—1946 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнашучы, лейтенант.
1950 елда Казан дәүләт университетының геология-туфрак факультетын тәмамлый һәм КДУның минералология кафедрасы аспирантурасында кала. 1953 елда «Литология белебеевской свиты востока Татарии» темасына кандидатлык диссертациясен яклый (фәнни җитәкче — профессор Л. М. Миропольский). КДУның минералогия кафедрасында ассистент (1953), доцент (1954), кафедра мөдире (1965—1990), профессор (1967) булып эшли.
1966 елда «Магнитные свойства минералов» темасына геология-минералогия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.
1988 елдан — «Минераллар һәм аларның аналоглары физикасы лабораториясе»нең фәнни җитәкчесе. «Physics and Chemistry of Minerals» журналының редколлегия әгъзасы (1978—1997).
Бөтенсоюз минералогия җәмгыятенең Казан бүлекчәсен оештыручы һәм рәисе (1976—1990). Казан университеты каршындагы кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау советы рәисе (1968—2010), методик советның геология секциясе рәисе, геология факультетында музей советы рәисе.
2010 елның 9 июлендә Казан шәһәрендә вафат була.
Remove ads
Бүләкләр
- Кызыл Йолдыз ордены (1944);
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1945)[2];
- «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале (1945);
- Татарстан АССРның Атказанган фән эшлеклесе (1979);
- Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе (2002);
- Казан университетының Атказанган профессоры (2004)[3].
Хәтер
2015 елда КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында В. М. Винокуров истәлегенә истәлек тактасы куелган[4].
Библиография
130дан артык фәнни эш авторы һәм мөхәррире, алар арасында[5]:
- Винокуров В. М., Горбатов Г. А., Шибанов А. С. Современные методы минералогического исследования. Ч. 2. / Редактор В. М. Винокуров. М.: Недра, 1969. 317 с.
- Низамутдинов Н. М., Булка Г. Р., Винокуров В. М. и др. Минералогические и петрофизические исследования пород осадочного чехла и фундамента территории ТАССР методами рентгенографии, оптической и радиоспектроскопии. Казань: Издательство Казанского университета, 1986. 167 с.
- Винокуров В. М. История кафедры минералогии и петрографии Казанского государственного университета имени В. И. Ульянова-Ленина. Казань: Издательство Казанского университета, 1990. 50 с.
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads