Омск
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Омск (себертат. Ҡара-тора) — Россиядә эре шәһәр, Омск өлкәсенең үзәге. Эре сәнәгатьле үзәк. Себер тимер юлында зур төен.
2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре»[44].
Халык исәбе 1 127 мең кеше (2009). Руслар (86 %), украиннар (2,8 %), казакълар (2,8 %), татарлар (1,9 %), алманнар (1,8 %) һ.б.
Remove ads
География
Омск Иртешка Омь елгасы койган урында, Көнбатыш Себер тигезлегенең көньяк өлешендә, Мәскәүдән 2555 километр көнчыгышрак урнашкан.
Климат
Омски климаты континенталь, елда айларның иң салкыны — гыйнвар (уртача −16,9 °C), иң җылысы — июль (уртача 19,6 °C). Елның урта җил тизлеге — 2,8 м/с, һава дымлылыгы — 71%.
Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 1940 елның 18 июлендә тәшкил ителгән — 40,4 °C, иң түбән 1931 елның 3 февралендә — −45,5 °C.
Remove ads
Тарих
1716 елда чик буе ныгытмасы буларак нигезләнгән.
1782 елдан — шәһәр. 1782—1796 елларда Тубыл наместниклыгының, 1804—22, 1839—68 елларда — Тубыл губернасының өяз үзәге. 1822—1839 елларда — Омск өлкәсе, 1839 елдан 1918 елга кадәр — Акмола өлкәсе үзәге.
Россия ватандашлар сугышы вакытында — адмирал Колчак хөкүмәтенең башкаласы (1918—1920).
1925 елдан Себер краеның (соңрак — Көнбатыш Себер краеның) район һәм округ үзәге, 1934 елдан — Омск өлкәсе үзәге. Шул ук елларда шәһәр составына Ленинск-Омский (1922 елдан шәһәр, 1930 елда кертелгән) һәм Новоомск (1924 елдан шәһәр, 1931 елда кертелгән) шәһәрләре кертеләләр.
Remove ads
Шәһәрдә туган танылган шәхесләр
- Галина Кривошапко (1916―2013), дирижёр, РСФСРның атказанган артисты (1958) һәм сәнгать эшлеклесе (1972).
Татарлар
- Дмитрий Карбышев (1880-1945), генерал-лейтенант, Советлар Берлеге Каһарманы (1946, вафатыннан соң).
- Рәхим Гайсин (1950), әдәбият галиме, шагыйрь, бард.
Халык
1840[45] | 1856[46] | 1897[47] | 1914[46] | 1926[46] | 1931[46] | 1939[46] | 1959[48] | 1970[49] | 1979[50] | 1989[51] | 2002[52] | 2010[53] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
11 116 | ~16 400 | 37 396 | ~134 800 | ~111 200 | ~162 200 | ~288 900 | 581 108 | 821 151 | 1 014 246 | 1 148 418 | 1 134 016 | 1 154 116 |
Милли состав
Административ бүленеш
Омск 5 административ округына бүленә:
- Киров административ округы
- Ленин административ округы
- Октябрь административ округы
- Совет административ округы
- Үзәк административ округы
Татар матбугаты
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads