Владимир Захаров (1931)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Владимир Анисимович Захаров (1931 елның 23 сентябре, Хабаровск2016 елның 10 июле, Мәскәү) — совет дәүләт һәм партия эшлеклесе, Сахалин өлкә башкарма комитеты рәисе (1979—1985).

Кыска фактлар Владимир Захаров, Туган ...
Remove ads

Тормыш юлы

Владимир Захаров 1931 елның 23 сентябрендә Хабаровскта эшче гаиләсендә туган. 1946 елда әти-әнисе белән бергә Сахалинга Сокол бистәсенә күчеп килә, 1947 елдан Южно-Сахалинскта яши.

1954 елда Хабаровск тимер юл транспорты инженерлары институтын тәмамлый һәм Южно-Сахалинск тимер юлына җибәрелә. Анда «30 нчы номерлы күпер төзү поезды»ның күпер остасыннан тоннель участогы начальнигына кадәр юл уза. Сусуя елгасы аша (Холм юлының 2 нче чакрымында) тимер юл күперен проектлаган.

1963 елның ноябреннән — КПССның Южно-Сахалинск шәһәр комитетының сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире.

1965 елның мартыннан 1969 елның декабренә кадәр — хезмәт ияләре депутатларының Южно-Сахалинск шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе.

1968 елның августында Япониягә килгән Южно-Сахалинск шәһәр башкарма комитеты вәкилләре делегациясен җитәкли. Южно-Сахалинск һәм Асахикава шәһәрләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында уртак гариза имзалаган.

1979 елның декабреннән 1985 елның гыйнварына кадәр — халык депутатларының Сахалин өлкә советы башкарма комитеты рәисе.

КПССның XXVI съезды делегаты (1981).

1985 елда Мәскәүгә күчерелә.

1996—1999 елларда — Мәскәүдә яшәүче утрау халкын берләштерүче «Сахалинец» иҗтимагый оешмасы президенты.

Remove ads

Бүләкләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads