Владимир Мерзляков
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Владимир Мерзляков (23 март 1949 ел) — нефть сәнәгате ветераны. 1990 елның 11 октябрендә БАССРның уникенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутаты, Экология, табигый ресурсларны рациональ файдалану буенча комиссия әгъзасы.
Remove ads
Биографиясе
Владимир Филиппович Мерзляков 1949 елның 23 мартында Башкорт АССРның Яңавыл районы Айбүләк авылында туган.
Милләте рус, югары белемле — 1972 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
Хезмәт юлын 1966 елда «Арланнефть» нефть промыселы идарәсендә оператор булып башлый. Казан дәүләт университетын тамамлагач, Совет Армиясе сафларында офицер булып хезмәт итә.
1974-1987 елларны «Арланнефть» нефть һәм газ табу идарәсендә өлкән инженер, өлкән геолог, фәнни-тикшерү һәм җитештерү цехы начальнигы булып эшли, аннары идарәдә партком секретаре итеп сайлана.
1987 елдан «Аксаковнефть» нефть һәм газ табу идарәсендә башлык вазыйфасында эшли.[1]
Бәләбәй шәһәре 73-нче Приют сайлау округы буенча Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты итеп сайлана. Башкортстан Югары Советының экология, табигый ресурсларны рациональ файдалану буенча комиссия әгъзасы.[2]
Remove ads
Шулай ук карагыз
- БАССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads