Владимир Мироваев
көллият укытучысы, баянчы, җырчы, үзешчән композитор From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Владимир Мироваев, Владимир Алексей улы Мироваев (Владимир Алексеевич Мироваев; 1954 елның 11 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Хуҗа Хәсән) — үзешчән композитор, җырчы, шагыйрь, баянчы, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы, «Ак каз» керәшен ансамбле җитәкчесе. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле

1954 елның 11 декабрендә Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында[1]) (вариант: Пермь өлкәсе (хәзерге Пермь крае) Чайковский районы Засечный бистәсендә[2]) туган. Авыл мәктәбендә 8 сыйныф тәмамлагач, Чуашстанның Цивильск шәһәрендәге мәдәният-агарту укуханәсенә укырга керә, 1972 елда Алабуга (республика) мәдәният укуханәсенә (хәзер Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте) күчә һәм 1973 елда тәмамлый, 1977 елда Казан дәүләт мәдәният институтының оркестр бүлеген тәмамлый. Армиядә хезмәт итә.
Remove ads
Иҗаты
1973 елда беренче әсәрен — "Алабуга вальсы"н яза.
1979 елдан Алабуга мәдәният укуханәсендә укыта һәм иҗат итә башлый. Баян, фортепиано, аккордеон, тальян, курайда уйный. 1989 елдан «Кардәшләр» (1999 елдан «Ак каз») керәшен фольклор халык ансамблен җитәкли[3]. Әлеге ансамбль белән күп санлы конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала һәм РФ, ТР шәһәр-авылларында гастрольләрдә була.
200дән артык язылган көе, шуның эчендә спектакльләр өчен махсус язылганнары да бар.
2014 елда «Син назыңнан мине ташлама» җыентыгы дөнья күрә.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2004, 2005 ― «Чишмәләр» (композиторлар) фестивале — диплом.
- 2005 ― «Барлау» республика фестивале — диплом.
- ТР атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2006 ― ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе
Гаилә хәле
Мироваевлар гаиләсе республикада моңлы, иҗади актив гаиләләрнең берсе. Хатыны Гөлчәчәк Галиәхмәт кызы, банкта эшли. Балалары: кызлары Диләрә (Сәйфуллина)[4], җырчы, педагог; Энҗе (Габдрәфыйкова), Алабуга үзәк хастаханәсендә эшли[5]; улы Вадим, «Алабуга ГазСеврвис» ҖЧҖ хезмәткәре[6].
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads