Пермь крае
Идел-Урал төбәге From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Пермь крае — Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә.
Remove ads
Крайның мәркәзе — Пермь шәһәре.
Remove ads
География
Чиктәшлек
Пермь крае Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә һәм Урта һәм Төньяк Урал таулары битләвендә урнаша. Крайның 99,8 % өлеше Европада, 0,2 % өлеше — Азиядә урнаша.
Кырый нокталар
- төньякта — Саклаимсори-Сяхль тавы (1094 м) — 61°39' т. к.;
- көньякта — 56°06' т. к. (элекке Октябрьский районының Ельник авылы янында);
- көнбатышта — 236 биеклекнең (рус. Высота 236) 1 километрда, Лэпью, Пелес һәм Кажим елгаларның субүләре янында 51°47' кч. о.;
- көнчыгышта — Рахт-Сори-Сяхл тавы, 59°29' кч. о.
Климат
Пермь крайның климаты — уртача континенталь. Гыйнварның уртача температурасы — -18,5...-15 °С.
Рельеф
Крайның көнбатыш өлешен (территориянең 85 % өлешен) Рус тигезлеге биләп тора, крайның көнчыгыш өлешен Урал таулары биләп торалар. Иң биек таулары крайның төньягында урнашалар:
- Тулымский камень (1496 м);
- Ишерим (1331 м);
- Молебный камень (1240 м);
- Ху-Соик (1300 м)
Елгалар


Пермь краеның елгалар Чулман бассейнына керәләр. Крайда 29 меңнән артык елгалар бар, аларның гомуми озынлыгы — >90 000 км.
Төп елгалар:
Файдалы казылмалар
Пермь краенда нефтьне, газны, ташкүмерне, минирәл тозларны, алтынны, алмазларны, хромит рудаларны, көрән железнякларны, торфны, известьташны, асылташларны, вак-төяк әйберләр ясауга китә торган ташларны, каплый торган ташларны, төзү материалларны чыгаралар.
Саклана торган табигать терриотрияләре
- Вишера тыюлыгы
- «Басеги» тыюлыгы
Remove ads
Тарих
Моны да карагыз: Пермь губернасы
1737 елда Казан губернасының Чәрдән, Саликам һәм Көңгер өязләре, Казан губернасының Көңгер провинциясенә берләшкәннәр (үзәк шәһәре — Көңгер).
1781 елда Пермь губернасы оештырыла.
1919 елның 15 июлендә Пермь губернасы составыннан Екатеринбур губернасы аерылып чыгарыла.
1923 елның 3 ноябрендә Пермь губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урал өлкәсенә кертелә.
1934 елда Урал өлкәсе юкка чыгарыла, хәзерге Пермь краеның территориясе Свердловск өлкәсендә калган. 1938 елда Свердловск өлкәсе составыннан Пермь өлкәсе аерылып чыгарыла. 1940—1957 елларда ул Молотов өлкәсе исемен йөрткән.
Пермь өлкәсе составына Коми-Пермяк автономияле округы (1977 елга кадәр — милли округы) кергән. 1992 елдан — Россия Федерециясенең мөстәкыйль субьекты статусын алган, ләкин формаль рәвештә ул Пермь өлкәсе составында булган. 2003 елның референдумда Пермь өлкәсендә һәм Коми-Пермяк автономияле округында торучы халык ике субъектларның берләштерүне яклаган һәм 2005 елда Пермь өлкәсе һәм Коми-Пермяк автономияле округы бер субъектка берләштергәннәр.
Remove ads
Мәдәният
- «Шондыбан» — 1939 елдан башлап иҗат итүче коми-пермяк милли ансамбле.
Дин
- Православие
- Ислам
- Пермь крае мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте
- Пермь крае җәмигъ мәчете
- Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте
Халык
Милли состав
Искәрмәләр:
1 Комилар белән
2 Кырым татарлары белән
Татарлар
Статистик мәгълүматларга караганда, Пермь өлкәсендә 160 мең чамасы татар яши. Алар Тор, Ирен, Сөлил, Сеп, Шауба, Бөрмә, Тол елгалары буенда урнашкан авылларда һәм Пермь, Березники, Чайковски һ.б. шәһәрләрдә яшиләр.
Торак пунктлар
Пермь крайның эре торак пунктлары
Remove ads
Административ-территориаль бүленеше

Районнар
|
Шәһәр округлары
- Березники шәһәр округы
- Ябык административ-территориаль берәмлеге Звёздный штп-ы.
- Кудымкар шәһәр округы
- Көңгер шәһәр округы
- Пермь шәһәр округы
- Саликам шәһәр округы
6 район һәм 1 шәһәр округы Коми-Пермяк округны — аерым статус белән территорияне ясыйлар:
- Кудымкар шәһәр окугы
- Гайны районы (коми-перм. Гайна район)
- Коса районы (коми-перм. Кӧсладор район)
- Кочёво районы (коми-перм. Кӧчладор район)
- Кудымкар районы (коми-перм. Кудымкар район)
- Юрла районы (коми-перм. Юрла район)
- Юсьва районы (коми-перм. Юсьва район)
Remove ads
Бу яклардан чыккан күренекле татарлар
- Әхмәдулла Ишмөхәммәтов — Советлар берлеге каһарманы.
- Шәрифҗан Казанбаев — Советлар берлеге каһарманы
- Гүзәл Уразова — җырчы, Татарстанның атказанган артисты
- Дамира Кузеева — актриса
- Дөрия Рамазанова — галимә
- Лилия Биктимерова — популяр җырчы
- Мәсгут Имашев — күренекле композитор, мәдәният эшлеклесе, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
- Нәсур Юрышбаев — журналист
- Рәшит Ягъфәров — күренекле җәмәгать эшлеклесе ,галим, шагыйрь һәм милләтпәрвәр сәясәтче
- Сәнифә Рангулова — популяр җырчы
Remove ads
Моны да карагыз
Чыганаклар
- Азатлык радиосы: Бардаларга бардым әле
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads