Владислав Шаһапов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Владислав Шаһапов
Remove ads

Владислав Шәйхеләгъзәм улы Шаһапов (баш. Владислав Шәйхеләғзәм улы Шаһапов; 1948 елның 17 марты, Яңа Коты, Чакмагыш районы, Башкорт АССР, РСФСР, ССРБ) — Совет һәм Россия галим-механигы, педагог. Физика-математика фәннәре докторы (1989), профессор (1989). Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты (1991), академигы (2012).

Кыска фактлар Владислав Шаһапов, Туган ...
Remove ads

Тормыш юлы

Владислав Шаһапов 1948 елның 17 мартында Башкорт АССРның Чакмагыш районы Яңа Коты авылында туа[1].

Әтисе — Шәйхеләгъзәм Шаһапов, ике сугышта катнашкан, сугышчан хезмәтләре өчен орден белән бүләкләнгән. Әнисе —Вәсилә Шаһапова, авыл мәктәбендә математика укытучысы. Гаиләдә алты бала булган: өч улы һәм өч кызы, Владислав гаиләдә өлкән бала була.

1971 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый. 1971—1974 елларда ССРБ Фәннәр Академиясенең Башкорт филиалының физика һәм математика бүлегендә эшли. 1974—1984 елларда Башкорт дәүләт университетының физика һәм математика факультетларында укыта.

1984 елдан 1988 елга кадәр — ССРБ Фәннәр Академиясенең Башкорт филиалының физика һәм математика бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр 1988 елдан ССРБ Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең Төмән фәнни үзәгендә күп фазалы мохитләрнең дулкын динамикасы лабораториясе мөдире, 1989 елдан Төмән дәүләт университетының күп фазалы системалар механикасы кафедрасы профессоры.

1995 елдан РФА Уфа фәнни үзәгенең Механика институтының баш фәнни хезмәткәре булып эшли.

2001—2004 елларда — Стәрлетамак дәүләт академиясендәге гамәли математика һәм механика кафедрасы мөдире.

2005 елдан 2012 елга кадәр Бөре дәүләт социаль-педагогик академиясенең гамәли математика һәм механика кафедрасы профессоры. 2012—2017 елларда — Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалының югары һәм гамәли математика кафедрасы мөдире.

Гаилә

Өйләнгән. Өч баласы бар:

  • кызлары — Нәфисә (1975), Диләрә (1986);
  • улы — Наил (1978).
Remove ads

Фәнни эшчәнлек

Физика-математика фәннәре докторы (1989), профессор (1989). 1991 елда Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, 2012 елда хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.

6 доктор һем 55 фәннәр кандидатын әзерләгән; шул исәптән аның укучылары арасында академия институтының 1 директоры, 3 кафедра мөдире бар[2].

200 дән артык фәнни мәкаләләр һәм 1 китап автордашы, шул исәптән:

Сайланма хезмәтләр

  • В. Ш. Шагапов К теории распространения звука в тумане. Изв. АН СССР, Физика атмосферы океана. 1988. № 5. С. 506—512
  • В. Ш. Шагапов, Н. М. Хлесткина Акустика каналов с пористыми и проницаемыми стенками. Прикладная механика и техническая физика. 1996. Т.37. № 5. С.82-92
  • В. Ш. Шагапов, Г. Я. Галеева Взрывное истечение газо-насыщенной жидкости из трубчатых каналов и емкостей. Прикладная механика и техническая физика. 1999. Т. 40. № 1. С.64-73
Remove ads

Бүләкләр

  • Фән өлкәсендә БАССР комсомол өлкә комитеты премиясе (1978) — күп фазалы системалар механикасы буенча эшләр циклы өчен;
  • Россия Фәннәр академиясенең мактау грамотасы (2008);
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2018).

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads