Термотөш коралы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Термотөш коралы
Remove ads

Термотөш коралы яки сутуар бомбасы (tat.lat. Termotöş qoralı(үле сылтама)) — атом-төш коралы төре, атом-төш синтез реакциясе энергиясен куллану нигезендә ясалган.

Кыска фактлар Термотөш коралы, Материал төре ...
Thumb
"Җорҗ" шартавы, АКШ, 1951 ел
Thumb
Теллер-Улам җайланмасы

Җиңел элементлар синтезы нәтиҗәсендә авыррак элементлар хасил була һәм зур энергия чыгарыла, мәсәлән: ике дейтерий төшеннән гелий төше синтезы.

Бертигез тидерү үзлекләренә хас булып термотөш коралының шартлау егәрлеге атом коралына караганда шактый зуррак.

Remove ads

Гомуми тасвирлама

Термотөш коралы литий-6 дейтериды ярдәмендә ясалган. Бу сутуар авыр изотопы һәм 6 масса санлы литий изотопы кушылмасы.

6Li — бердәнбер сәнәгый тритий чыганагы:

Thumb
Төп термотөш реакциясе: дейтерий һәм тритий төшләреннән гелий төше һәм зур энергия чыгарыла

Термотөш бомбасы триггер һәм термотөш ягулыгы контейнерыннан тора.

Триггер плутоний төш корылмасы белән термотөш көчәйтүе. Триггер термотөш реакциясен яндыра: югары басымны һәм температураны булдыра.

Термотөш ягулыгы белән контейнер — бомбаның төп элементы. Аның эчендә термотөш ягулыгы — литий-6 дейтериды һәм контейнер күчәре буенча урнашкан плутоний кендеге (термотөш реакциясе кабызгычы). Кайчакта контейнер тышчасы уран-238 дан яки кургаштан ясала. Контейнер нейтрон йоткычы белән каплана.

Remove ads

Шартлау барышы

Thumb
А Корал шартлаганчы; беренче баскыч югарыда, икенче баскыч түбәндә.
Б Шартлаучан матдәләр беренче баскычны шартлата, плутоний төшен чик хәленә кадәр кыса һәм чылбыр реакциясен булдыра.
В Таркалганда беренче баскычта Рөнтген нуланышы килеп чыга һәм тышчаның эчке өлеше буйлап тарала.
Г Рөнтген нурланышыннан буга әйләнү нәтиҗәсендә икенче баскыч кысыла, һәм плутоний кендеге зур энергияне чыгарып чылбыр реакциясен булдыра.
Д Кысылган һәм җылынган литий-6 дейтеридында кушылу реакциясе бара, чыгарылган нейтрон агымы тамперны тарката. Ялкын шары киңәя…


Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Шулай ук карарга мөмкин

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads