Плутоний

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Плутоний (лат. Plutonium, Pu) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 94. Бик нык агулы авыр радиоактив металл, көмеш ак төстә[1]. Периодик таблицада актиноидлар гаиләсендә урнашкан.

Подробнее Нептуний◄Плутоний / Plutonium (Pu) ►Америций, Атомның үзлекләре ...
Remove ads

Символы

Плутоний элементының символы — Pu (Плутоний дип укыла).

Үзенчәлекләре

Бу элемент өчен башка элементлардан структур һәм башка физик-химик үзенчәлекләре нык аерылып торуы хас[1]. Плутонийның төрле температура һәм басым диапазонында җиде аллотроп модификациясе бар[2]: α, β, γ, δ, δ', ζ һәм ε.

Тотрыклы изотопларга ия түгел.

Тарих

Плутоний 1940 елда Гленн Сиборг тарафыннан ачыла. Берклида Калифорния Университеты хезмәткәрләре төркеменең плутонийны ачуы 60 дюймлы циклотрон ярдәмендә башкарыла.

Сәнәгать күләмендә җитештерелә башлаган беренче ясалма химик элемент[3] АкШ һәм алга таба СССР аны тәүгеләр булып җитештерә башлый. Плутонийны табигый изотоп уран U238 элементыннан алалар. Дөньяда төрле формада сакланган плутонийның гомуми саны 2003 елда 1239 т бәяләмәсе бирелгән булган[4].

Ул атом-төш коралы («корал плутоние» дип атала), гражданлык һәм тикшеренү атом реакторлары өчен ягулык һәм космик кораблар өчен энергия чыганагы җитештерүдә киң кулланыла[5]. 1945 елда Америка Кушма Штатлары-нда төзелгән һәм тикшерелгән дөньядагы беренче атом-төш бомбасында плутоний заряды кулланыла. 1949 елда СССР-да беренче сыналган бомба да шул ук типтагы була[6]

Thumb
Берклидагы циклотрон, нептуний һәм плутоний алу өчен кулланыла.
Thumb
Гленн Теодор Сиборг (1912—1999) хезмәткәрләре белән бергә Берклида тәүге тапкыр плутонийны синтезлый . Эдвин Макмилланга һәм Гленн Сиборгка «трансуран элементлары химиясен өйрәнү өчен» 1951 елда Нобель премиясе бирелә.

Исеменең килеп чыгышы

94-енче химик элементның исемен Артур Валь һәм Гленн Сиборг биргән. 1948 елда Эдвин Макмиллан ураннан соң табылган 93-енче химик элементны нептуний дип атарга тәкъдим итә, чөнки Нептун планетасы Ураннан соң беренче тора. Ә икенче булып Уран артында Плутон урнашкан, шулай итеп плутоний атамасы килеп чыга.

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Чыганаклар

Рус телендә:
  • Плутоний// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 20-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Плутоний (рус.). Популярная библиотека химических элементов (14 октября 2003). Дата обращения 11 октября 2010.утоний (рус.). Популярная библиотека химических элементов (14 октября 2003). Дата обращения 11 октября 2010.
  • И. Я. Василенко, О. И. Василенко. Плутоний (рус.) (pdf) — 8 стр. — Воздействие плутония на организм. Дата обращения 30 декабря 2010. Архивировано 22 августа 2011 года.
Инглиз теле:
  • CSIRC. — Обзоры ядерных происшествий, в том числе связанных и с плутонием. Дата обращения 23 ноября 2010. Архивировано 29 сентября 2007 года.
  • W. G. Sutcliffe, R. H. Condit, W. G. Mansfield, D. S. Myers, D. W. Layton, P. W. Murphy. A Perspective on the Dangers of Plutonium (англ.). Lawrence Livermore National Laboratory (14 April 1995). Дата обращения 29 декабря 2010.
  • Johnson, C. M.; Davis, Z. S. Nuclear Weapons: Disposal Options for Surplus Weapons-Usable Plutonium (англ.). CRS Report for Congress # 97-564 ENR (22 May 1997). Дата обращения 29 декабря 2010.
  • Physical, Nuclear, and Chemical, Properties of Plutonium (англ.). IEER[en] (July 2005). Дата обращения 29 декабря 2010. Архивировано 22 августа 2011 года.
  • Bhadeshia, H. Plutonium (англ.). University of Cambridge. — Кристаллография плутония. Дата обращения 29 декабря 2010. Архивировано 22 августа 2011 года.
  • David Samuels. End of the Plutonium Age (англ.). Discover Magazine (22 November 2005). Дата обращения 29 декабря 2010. Архивировано 22 августа 2011 года.
  • Pike, J.; Sherman, R. Plutonium Production (англ.) (недоступная ссылка). Federation of American Scientists (20 June 2000). Дата обращения 29 декабря 2010. Архивировано 22 августа 2011 года.
  • Plutonium Manufacture and Fabrication (англ.). Nuclearweaponarchive.org. Дата обращения 29 декабря 2010. Архивировано 22 августа 2011 года.
  • Ong, C. World Plutonium Inventories (англ.). nuclearfiles.org (1999). Дата обращения 29 декабря 2010. Архивировано 22 августа 2011 года.
  • Plutonium, Radioactive (англ.). NLM Hazardous Substances Databank. Дата обращения 29 декабря 2010. Архивировано 22 августа 2011 года.
  • Annotated Bibliography on plutonium (англ.) (недоступная ссылка). Alsos Digital Library for Nuclear Issues. Дата обращения 29 декабря 2010. Архивировано 3 февраля 2009 года.
  • Chemistry in its element (англ.) (mp3). Plutonium. Royal Society of Chemistry’s Chemistry World. Дата обращения 29 декабря 2010. Архивировано 22 августа 2011 года.
Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads