Вольт

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Вольт (билгесе: В, V) — үлчәү системасында электрик көчәнеш үлчәү берәмлеге. Вольт - СИ системасында электрик потенциал, потенциаллар аермасы, электрик көчәнеше һәм электр хәрәкәткә китерүче көчне үлчәү берәмлеге. Әгәр бер ноктадан икенче ноктага 1 Кулон зурлыктагы электр корылмасын күчерү өчен аның өстеннән 1 Джоуль механик эш сарыф итәргә кирәк икән, бу ике нокта арасында потенциаллар аермасы 1 Вольтка тигез. 1 Вольт - ул 1 Ватт егәрлектә электрик чылбырда 1 Ампер зурлыктагы даими ток барлыкка китерүче көчәнешкә тигез. Берәмлек Вольт баганасын, беренче электрик батареясын уйлап чыгарган Италия физигы һәм физиологы Алессандро Вольта хөрмәтенә аталган. 1 В = (1/300) СГСЭ потенциал берәмлеге.

Remove ads

Билгеләмә

Вольт (В, V) үткәргеч очларында шушы үткәргеч аша 1 ампер зурлыктагы даими ток үткәндә 1 Ватт егәрлекле җылылык чыгару өчен кирәк булган көчәнеш, яки электростатик кырның ике ноктасы арасында, шул аерманы үткәндә, 1 Кулон зурлыктагы корылма өстеннән 1 Джоуль зурлыктагы механик эш ясалганда потенциаллар аермасына тигез. СИ системасының төп берәмлекләре нигезендә күрсәтелгән Вольт м² • кгс−3 • A−1 га тигез

Remove ads

Джозефсон эффекты нигезендә билгеләмә

Thumb
Стандарт Вольтны кабатлау өчен Милли стандартлар институты тарафыннан эшләп чыгарылган Джозефсон контактларыннан матрица.

1990-нчы елдан бирле Вольтның стационар булмаган Джозефсон эффектын куллану ярдәмендә үлчәү стандартка кертелгән, бу методта эталонга бәйләнү өчен 18-нче Үлчәүләр буенча генераль конференция тарафыннан билгелән Джозефсон константасы кулланыла:

K{J-90} = 2e/h = 0,4835979 ГГц/мкВ.

Бу метод ярдәмендә Вольт зурлыгы Цезий сәгате билгеләгән ешлык эталоны белән билгеле бер рәвештә тәңгәл китерелә: берничә мең Джозефсон узуларыннан торган матрицага, 10-нан алып 80 ГГц-ка кадәрге микродулкыннар белән нурландыргач, билгеле бер электр көчәнеше барлыкка килә, шул көчәнеш белән вольтметрлар калибрлана. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу метод установканың (корылманың) конкрет реализациясенә сиземле түгел һәм төзәтү коэффициентлары кертү кирәк түгел.

Remove ads

Көчәнешләр шкаласы

  • Нейрон мембранасында потенциаллар аермасы— 70 мВ.
  • NiCd аккумулятор — 1.2 В. (булырга мөмкин)
  • Селтеле элемент — 1.5 В. (булырга мөмкин)
  • Литий-тимер-фосфат аккумуляторы (LiFePO4) — 3.3 В. (булырга мөмкин)
  • «Крона» батареясы — 9 В.
  • Автомобиль аккумуляторы — 12 В (авыр йөк машиналары өчен — 24 В).
  • Көнкүреш электр челтәре көчәнеше — 127 яки 220 В (уртача квадратик зурлыгы).
  • Фабрика, заводларда көчәнеш - 380 В. (булырга мөмкин)
  • Трамвай, троллейбус контакт челтәрендә көчәнеш — 600 В.
  • Электрлаштырылган тимер юллар — 3 кВ (даими ток), 25 кВ (алмаш ток).
  • Магистраль электр тапшыру линиясе (линия электропередачи, ЛЭП) — 110 кВ, 220 кВ.
  • (Экибастуз-Кокчетав электр тапшыру линисендә максималь көчәнеш) — 1.15 МВ.
  • Лабораториядә пеллетронда алынган иң югары даими көчәнеш — 25 МВ.
  • Яшен — 100 МВ–тан башлап зуррак дәрәҗәләргә таба.

Тарихы

Вольт үлчәү берәмлеге 1861 елда Томсон, Уильям (лорд Кельвин) нигез салган электрик эталоннар комитеты тарафыннан кертелгән. Аны тәкъдим итү инженер физикасыныж агымдагы ихтыяҗларына бәйле булган. 1898 елның 1 июнендә Германиянең импер законы белән 1 Вольт законлы электр хәрәкәткә китерү көче (электродвижущая сила, ЭДС) үлчәү берәмлеге буларак кабул ителә, ул каршылыгы 1 Ом булган үткәргечтә 1 Ампер зурлыктагы электр тогы барлыкка китерүче электр хәрәкәткә китерү көченә (ЭДС) тигез. Соңыннан 1 Вольт гадәттә энергия берәмлеге Джоуль һәм электр корылмасы берәмлеге Кулон ярдәмендә билгеләнгән.

Remove ads

Өлешле һәм мәртәбәле берәмлекләр

Уннарча мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр стандарт СИ кушымчалары ярдәмендә ясала.

Подробнее Мәртәбәле:, Билгеләмәсе: ...
Remove ads

Искәрмә

Дека-, гекто-, деци-, сантивольт үлчәү берәмлекләрен кулланырга киңәш ителми. Моның урынына уннарча, йөзләрчә, уннан бер, йөздән бер Вольт үлчәү берәмлеген кулланырга киңәш ителә.

Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads