Джоуль
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Джоуль (билгесе Дж, халыкара J) — СИ берәмлекләр халыкара системасында эш, энергия һәм җылылык микъдарын үлчәү берәмлеге. Джоуль - бер Ньютон зурлыктагы көч тәэсирендә ноктаны көч юнәлешендә бер метрга күчерсен өчен башкарылган эшкә тигез. Шулай итеп, Дж = 1 Н·м=1 кг·м²/с².
Электромагнетизмда 1 Дж = бер секундта 1 вольт көчәнешендә 1 ампер электр агымы көчен тотар өчен электр кыры сарыф ителгән эшкә тигез.
Энергия үлчәү берәмлеге Джеймс Джоуль хөрмәтенә аталган.
Remove ads
Бүтән берәмлекләргә күчерү
- 1 Дж = 1 кг·м²/с² = 1 Н·м = 1 Вт·с = 1 Кл·В.
- 1 Дж = 107 эрг.
- 1 Дж ≈ 6,24151×1018 эВ.
- 1 МДж = 0,277(7) кВт·сәг.
- 1 кВт·сәг = 3,6 МДж.
- 1 Дж ≈ 0,238846 калория.
- 1 калориях (халыкара) = 4,1868 Дж
- 1 термохимик калори = 4,1840 Дж
- 1 килотонна ТНТ (=Ткалт) ≈ 4,1840 ТДж (4,184×1012 Дж).
- 1 килограмм-көч-метр (кгс·м) = 9,80665 Дж .
- 1 Дж ≈ 0,101972 кгс·м.
Өлешле һәм мәртәбәле берәмлекләр
Remove ads
Мисаллар
- 1 Кельвин температурасында молекула ирекләре бер дәрәҗәсенә туры килүче җылылык хәрәкәте уртача энергиясе: 0,690×10−23 Дж.
- Күренмә яктылыкның кызыл фотон энергиясе 2,61×10−19 Дж.
- Нормаль шартларда металлик алтын Ферми энергиясе 8,8×10−19 Дж
- 20 °C градустан 100 °C кадәр су кайтатыр өчен кирәкле энергия 3,35×105 Дж.
- 1 тонна тринитротолуол (тротил эквиваленты) шартлаганда чыгарылган энергия 4,184×109 Дж
- Хиросима шәһәрен атом бомбалаганда чыгарылган энергия 6×1013 Дж.
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads