Вячеслав Кириллин
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Вячеслав Александр улы Кириллин (рус. Вячеслав Александрович Кириллин; 25.02.1994; Казан, Татарстан) — казан журналисты, википедист, рус телле Викимедиа проектлары катнашучысы, Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме әгъзасы.
Remove ads
Биографиясе
Вячеслав Кириллин 1994 елның 25 февралендә Татарстанның Казан шәһәрендә туган.
Вики-эшчәнлеге


Викимедиа проектларында Вячеслав үз хисап язмасын 2013 елның 21 ноябрь көнендә теркәде. Шул вакыттан 200 000 артык үзгәртү ясаган — фото, тасвирлаучы текст, машина-укырлык биркалар, төркемләү эшләре.[1] Сурәтләр өлкәсендә ирекле лицензияле Викиҗыентык медиасаклагычына 67000+ фотосурәтне йөкләгән, болардан 55000+ үзе төшергән фотография — үзе ясаган беренчеләре Габдулла Тукай темасына багышланган (20.10.2020).[2]
Вики-мохиттәге эшчәнлеге Татарстанның билгеле шәхесләрен тасвирлау, фотографияләрен төшерү, мәкаләләр язу, җирле халыкка Вики-мохит үзенчәлекләрен аңлату белән бәйле. Русчасы иркенлерәк булуга, текстларны күбрәк Русча Википедиясенә генә кертә — үзе башлаткан-үстергән мәкаләләр саны 1200+, барысын үзе төшергән яки тапкан ирекле лицензияле фотографияләр белән сүрәтли, мәс. ru:Список лауреатов премии имени Габдуллы Тукая, ru:Орден «За заслуги перед Республикой Татарстан» һ.б.[3]
Татар телле вики-волонтёрлар орбитасына Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында 2021 елның 19 февралендә үткән «Популяризация исторического контента в Википедии: возможности и проблемы» түгәрәк өстәлендә[4] катнашуы, вики-репортаж язуы һәм үз фотографияләре белән сурәтләве белән эләгә. Анда үз бай тәҗрибәсе белән уртаклашырга чакырылган Россиянең иң танылган Русча Википедия волонтёр-авторларының берсе, Казан университетында Кытай тарихы һәм мәдәнияте профессоры Дмитрий Мартынов тәкъдиме белән катнашканы фаразлана.
Казандагы вики-чараларга[5][6] һәм Татарстан буенча вики-экспедицияләргә йөрүе,[7][8] түгәрәк өстәлләрдә катнашуы, татарча узучы чаралар белән дә кызыксынуы[9] билгеле.[10][11]
2023 елдан викимедиачы Фәрһад Фәткуллин белән берлектә ТФАның Ш. Мәрҗәни институты җитәкчелегендәге (Викиҗыентык) һәм Миллиард.татар җитәкчелегендәге Татмедиа (Викиҗыентык) белән вики-хезмәттәшлекләрдә актив катнаша.
Remove ads
«Казанский краевед» Телеграм-каналы
2024 елның 12 июнь көнендә үзенең җирле тарих белән кызыксынуы дәвамында танышкан белемен һәм ясаган фотографияләрен күп кешегә уңайлырак булган Telegram белдергече ярдәмендә тарату максатында @kazankraeved исемле каналны булдыра.
Тоткарлануы
2021 елның 23 гыйнварында полиция хезмәткәрләре Викимедиа проектларында катнашучы Вячеслав Кириллинны Казанда протестлар акциясендә Википедия өчен фото һәм видео материаллар җыю вакытында тоткарлый.[12]
Аны тикшерәләр, фотоаппаратларын һәм элемтә чараларын тартып алалар, туганнарына һәм якыннарына хәбәр итәргә рөхсәт итмиләр, Казан буенча Эчке эшләр министрлыгының 5-нче номерлы полиция бүлегендә тоталар.
Икенче көнне шул ук бүлектә суд була. Вахитов район суды судьясы Гүзәлия Фәрид кызы Әюпова викимедиачының аның тоткарланган урынында булу сәбәпләре турында аңлатмасын һәм аның ялган гаепләүләрне ул эшләмәгән дип белдерүен исәпкә алмый. Судья Әюпова Кириллинны Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсенең 2 өлеше буенча гаепле дип таба (җәмәгать чарасын үткәрү турында билгеләнгән тәртиптә хәбәр итмичә җәмәгать чарасын оештыру яки үткәрү) һәм аны 10 мең сум күләмендә штрафка хөкем итә. Шулай да, Кириллин фотоаппаратның хәтер картасын саклап кала һәм төрмәдән чыккач, җыелган материалларны викиҗыентыкка йөкли.[13] 2021 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Югары судында википедистны нигезсез тоткарлануга апелляция шикаяте буенча утырыш уза, нәтиҗәдә аңа салынган штраф үз көчендә калдырыла.[14]
Remove ads
Галерея
- Истанбулда үткән төрки халыклар вики-конференциясендә татар телле вики-волонтёрлар төркеменең делегатташы буларак катнашканда (21.10.2023)
- Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә багышланган тарихи документны төшерү һәм йөкләүдән башлана үз фото-эшчәнлеге (В.Кириллин, 20.10.2020)
- Фотографияләр ясавы өчен тоткарланган көнне Казанның Бауман урамында төшергән фотосурәтләре җыентыгыннан (В.Кириллин, 23.01.2021)
- Ш.Мәрҗәни ис. Тарих институтындагы гибрид «Тарихи контентны Википедиядә популярлаштыру: мөмкинлекләр һәм киртәләр» түгәрәк өстәлендә профессор Дмитрий Мартынов чыгышы (В.Кириллин вики-репортажы, 19.02.2021)
- Татарча Википедиянең 19 нчы туган көненә багышлап Миллиард.татар оештырган Ш.Мәрҗәни ис. Тарих институтындагы түгәрәк өстәлендә, сентябрь 2022
- «Татар мәдәниятен таныту» рәсми проекты чикләрендә беренче походыннан — Казанның «Ирек» мәчете интерьеры (В.Кириллин, 23.05.2023)
- Тбилисидә үткән Көнчыгыш Европа илләре вики-волонтёрлары конференциясендә чыгышы постеры һәм презентациясе (В.Кириллин, 8.09.2023)
- Истанбулның Ускүдар илчәсе Караҗаәхмәт[d] зиратында Габделбари Баттал-Таймас һәм хатыны Газизә Таймас каберләрен фотога төшергәндә (21.10.2023)
- Арчаның тарих-этнография «Казан арты музее»нда Социалистик Хезмәт Каһарманы Дания Галимованың шәхси әйберләре стенды (В.Кириллин, 7.06.2024)
- Казан шәһәренең музей комплексы фондларына нигезләнгән «Сабан туе төсләре» күргәзмәсе. Идел буе спорт һәм туризм академиясе. (В.Кириллин, 31.05.2025)
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
