Галиев мәчете
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Галиев мәчете (Бишенче җамигъ мәчет, Муса бай мәчете) — Казанның тарихи мәчетләреннән берсе, татар архитектурасы үрнәге. Элекке Печән базарыннан ерак түгел урнашкан. Ике катлы, ике заллы җамигъ мәчет.
Мәчет 1798—1801 елларда Казан сәүдәгәре Муса Мәмәшев акчасына төзелә. Архитектураның башлангыч классицизм юнәлешендә. 1882 һәм 1897 елларда сәүдәгәр И. Уразаев, М. Галиева һәм И. Иманкуловлар акчасына мәчет төньяк һәм көньяктан киңәйтелә, бизәлеше соңгы классицизм юнәлешенә әйләнә.
1930-елларда мәчетнең манарасы сүтелә, мәчет кунакханә булып кулланыла башлый. 1992 елдан янә мәчет булып кулланыла. Хәзерге урнашу урыны: Тукай урамы, 40 нчы йорт.
Remove ads
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads