Галина Мишкинене

профессор (Вильнюс, Литва) From Wikipedia, the free encyclopedia

Галина Мишкинене
Remove ads

Галина Мишкинене, Галина (Галифә[1]) Антон кызы Мишкинене (кыз фамилиясе Александрович, литв. Galina Miškinienė, 1966 елның 29 апреле, СССР, Литва ССР, Утина өязе, Игналина) ― галимә, ориенталист, тюрколог, тәрҗемәче, гуманитар фәннәр докторы (1998), профессор, Вильнюс университетының Тюркологик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе [2], Литва теле институтының Язма мирасны өйрәнү үзәге әйдәүче фәнни хемәткәре [3], җәмәгать эшлеклесе, Вильнюс округы (Литва) татарлары җәмгыяте җитәкчесе (2017) [4]. Фәнни хезмәтләре Бөек Литва кенәзлегендә яшәгән татарларның язма мирасын, гарәп язуындагы славян телле текстларны өйрәнүгә багышланган [5]. «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләре халыкара Берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе (2016).[6]

Кыска фактлар Галина Мишкинене, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1966 елның 29 апрелендә Литва ССР (хәзерге Литваның Утина өязе) Игналина́(рус.) шәһәрендә, барлык мөселман йола-гадәтләрен үтәп яшәгән литва татарлары гаиләсендә туган. Бабасы Мостафа Александрович – күн эшкәртү остасы, әбисе Мәрьям Полторжицкая – хәрби шляхта нәселеннән, әнисе Тәнзилә Александрович (1945―1992) – урта мәктәп укытучысы булган. Галина Игналинадагы урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап (1983), Вильнюс университетының филология факультетында рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча укый башлый, аны 1988 елда тәмамлый. Профессор Валерий Николаевич Чекмонис(рус.) (1937―2004) тәкъдиме белән Литва татарлары тарихын һәм әдәби-мәдәни кулъязма мирасын ― гарәп язулы славян (иске беларус, иске поляк) телле текстларны өйрәнә башлый. Шулай итеп, остазы В. Н. Чекмонис ярдәме белән, Вильнюс университетында китабистика [7]. [8] гыйльми юнәлешен башлап җибәргән профессор Антон Константинович Антоновичның(белор.) (1910―1980) фәнни тикшеренүләрен дәвам итүче була [5] .

Remove ads

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе

1988 елдан Вильнюс университетының филология факультетында һәм Вильнюс университетының Көнчыгышны өйрәнү үзәгендә, 2007 елдан Литва теле институтында эшли. Ул XVI гасыр уртасында гарәп язуындагы беларус кулъязмаларын, XVII―XX гасырларда полякча текстларны кадерләп җыйный, барлый, өйрәнә. Татар кулъязмаларын өйрәнү Галина Антон кызына өр-яңа юнәлешкә – текстологик тикшеренүләргә ― нигез салырга мөмкинлек бирә. Китаби кулъязмаларны комплекслы өйрәнү өчен аларның транслитерация ясалган тулы текстларын бастырып чыгару белән шөгыльләнә. Мәсәлән, 2009 елда «Иван Луцкевич(рус.) китабы – Литва татарлары мәдәнияте истәлеге» хезмәте нәшер ителә. Бу хезмәт ― татар язмачылыгы тарихын өйрәнү өчен кыйммәтле чыганак булып тора [5].

1998 елда Вильнюс университетында докторантура тәмамлап, «Литва татарларының бик борынгы кулъязмалары (Графика. Транслитерация. Тәрҗемә. Текстларның структурасы һәм эчтәлеге)» (литв. Seniausieji Lietuvos totorių rankraščiai (Grafika. Transliteracija. Vertimas. Tekstų struktūra ir turinys)) дигән темага докторлык диссертациясе яклый, ул 2001 елда монография булып басылып чыккан.

1998―1999 елларда Әнкара университетында стажировка узып, Вильнюс университетының филология факультетында «Литва филологиясе һәм чит (төрек) тел» программасы төзи. Әлеге программа 2001 елдан эшли, бакалаврлар һәм магистрлар әзерләп килә. 2008 елда аның тарафыннан «Азия тикшеренүләре (тюркология)» программасы эшләнә. Вильнюс университетында Г. Мишкинене әлеге программаларның нигезен тәшкил иткән предметларны: Ислам белеменә кереш; Ислам һәм христиан диннәре диалогы; Тюркологиягә кереш; Литваның төрки халыклары: татарлар һәм караимнар; Литва һәм Польша татарларының кулъязмалары; Төрек әдәбияты курсларын укый, төрек теленә өйрәтә.

2002 елда галимә өзерләгән «Литва-төрки телләр сүзлеге» басылган. Аерым хезмәтләре Нью-Йоркта дөнья күргән. Г. Мишкинене ― литва, поляк, рус, инглиз телләрендә нәшер ителгән 100дән артык фәнни һәм фәнни-популяр хезмәт авторы [5].

Остаз һәм фәнни консультант буларак, Беларусь дәүләт университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Зарина Ибраһим кызы Канапацкаяга; докторлык диссертациясе әзерләүче Мария Коницкаяга ярдәм итә, студентларга бакалавр һәм магистрлык хезмәтләре яздыра.

Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә: Орхан Памукның «Кара китап» (2005), Айшә Кулинның «Севдалинка» (2006), Эгленың «Су еланнары патшабикәсе» (2007) һ. б. әсәрләрне төрек теленнән литва теленә тәрҗемә итеп, Вильнюста бастырып чыгарган.

Remove ads

Кайбер хезмәтләре

2016 елда Галина Антон кызы Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә 2014 елда Вильнюс шәһәрендә нәшер ителгән «Бөек Литва кенәзлегенең славян язуы» (рус. Славянская письменность Великого княжества Литовского) мәкаләләре җыентыгын һәм Литва татарларының уникаль мирасы – кулъязма традициясе һәм «Иван Луцкевич китабы» турында сөйләүче «Литва татарларының кулъязмалары – милли байлык» (рус. Рукописи литовских татар – национальное достояние) дигән видеодиск бүләк итә [9].

Җәмәгать эшчәнлеге

Гаиләсе

Ире Витаутас Мишкинис, һөнәре буенча җылылык эшләре инженеры. Ике уллары бар [5].

Фәнни хезмәтләре

  • Кiтаб з фондаў Казанскага Ўнiвэрсытэту (№1446). Запiсы. Беларускi iнстытут навукi й мастацтва 21. New York, 1994, 76–112.
  • Турэцка-беларускi размоўнiк 1836 году з збораў Нацыянальнага Музэю Лiтоўскай Рэспублiкi ў Вiльнi. New York, 1995, 62 с. [совм. с С. Шупой].
  • Lietuviški – turkiški pasikalbėjimai. Turkų-lietuvių žodynas. Litvanca–Türkçe konuşma kılavuzu. Türkçe–Litvanca sözlük. Vinius: Vilniaus universiteto leidykla, 2002. 243 p.
  • Каталог арабскоалфавитных рукописей литовских татар Vinius: Vilniaus universiteto leidykla, 2005, 138 p. [kartu su S. Namavičiūte ir E. Pokrovskaja]. ISBN 9986-19-730-9.
  • Turkų-lenkų kalbų žodynėlis iš Lietuvos totorių rankraščio (1840). Vilnius: Lietuvių kalbos institutas, 2008, 176 p. [kartu su Nesrin Güllüdağ]. ISBN 978-609-411-015-3.
  • Istorijos studijos 6: Orientas Lietuvos Didžiosios Kunigaikštijos tradicijoje: totoriai ir karaimai. Vilnius, 2008 (sudarytoja, kartu su T. Bairašauskaite, H. Kobeckaite). ISBN 978-9955-33-346-3.
  • Ivano Laucevičiaus kitabas. Lietuvos totorių kultūros paminklas. Vilnius: Lietuvių kalbos institutas, 2009, 800 p. ISBN 978-609-411-030-6.
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads