Гарифулла Салихов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Салихов Гарифулла Мөхәммәт улы (1861 — 1915) — мәгърифәтче, тарихчы, мөселман дин әһеле.
Биографиясе
Салихов Гарифулла Мөхәммәт улы чыгышы белән Уфа губернасы Уфа өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы) Гүмәр авылыннан.
Атасы — Мөхәмәт Салихов (?-1893), имам-хатиб һәм мәдрәсә мөдәррисе, казый була. Шәҗәрәсе: Мөхәмәт→ Гүмәр → Салих → Мөхәмәт (?-1893) → Гарифулла (1861-1915).

Кашгар һәм Бохара мәдрәсәләрендә белем ала, хаҗ кыла һәм күпмедер вакыт Хиҗазда (хәзерге Согуд Гарәбстаны) яши. 1885 елда Мәккәдән кайткач, Казанның 8-нче мәчете (Солтан мәчете, Усманов мәчете) указлы мулласы итеп билгеләнә, мәчет каршындагы «Госмания» мәдрәсәсендә укыта. Мәдрәсәдә иске ысул буенча укытылган (Кадимчелек), биредә ел саен 100-гә якын шәкерт белем алган.
1893 елның авгусында атасы Мөхәмәт Салихов вафат шәйле, Казанның 8-нче җәмигъ мәчетенең имам-хатибы һәм аның каршындагы «Госмания» мәдрәсәсенең мөдәрисе була.
1915 елда Казан шәһәрендә вафат була. Яңа бистә зиратында җирләнгән.
Remove ads
Әсәрләре
Төрки һәм гарәп телләрендә гыйбадәт һәм дини-әхлак темаларга багышланган 14тән артык әсәр яза. Иске ысул системасы буенча укытуны (кадимчелекне) яклап берничә брошюра чыгара.
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads